ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ" "Салават" җыр театрының хәйрия концертын онлайн күрсәтә
Саратов өлкәсендә Татарстан кешеләре утырган автомобиль һәлакәткә юлыккан
Иран футбол җанатарлары Казанда машина түбәсендәге палаткаларда яши
Питрәчнең Кощак авыл җирлеге чикләре үзгәртелү турында закон проекты кабул ителде
Россиядә Чемпионат вакытында 4 млн кеше һава юлы транспортын сайлаган

Мәдәният

"Татар җыры" Халыкара фестиваленең барлык җиңүчеләре дә мәгълүм

17 декабрь 2016, 22:45

Концертны тамаша кылырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында "Татар җыры" Халыкара фестивале узды. Унҗиденче тапкыр үткәрелгән тамашада җырчылар унҗиде номинациядә бүләкләнде. Аларның һәркайсына "Алтын барс" сыны тапшырылды. Кайберләре, мисал өчен Азалия Зиннәт, ике "барс"ка лаек дип табылды. Ул "Иң яхшы клип авторы" һәм "Иң зәвыклы җырчы" исемен алды.

Хәния Фәрхигә дә быел ике бүләк тапшырылды. Фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә җырчы үзенең беренче "Алтын барс"ын урлатуы хакында хәбәр иткән иде. Шунлыктан, аңа брошь формасында эшләп, тәүге "Алтын барс"ын тагын бер кат тапшырдылар.

"Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә алып баручылар Филүс Каһировның җиңүен игълан итүгә, тамашачылар аны алкышларга күмеп каршы алды. Җырын башкарганнан соң да аның хөрмәтенә алкышлар һәм "Афәрин!" сүзләре яңгырады. Хатын-кыз башкаручылар арасында бу номинациядә җиңүне Зәйнәп Фәрхетдинова яулады.

"Халык мәхәббәте" номинациясендә ир-ат җырчылар арасында - Айдар Галимов, хатын-кызлар арасында Гүзәл Уразова җиңеп чыкты. "Елның музыкаль ташкыны" дип Радик Юльякшин табылды. Фестивальдә игълан ителгән башка номинацияләрдә җиңүчеләр хакында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы он-лайн режимда хәбәр итеп барды. "Татар җыры" фестивале быел Радик һәм Гүзәл Уразованың дуэты белән тәмамланды.

"Татар җыры искерде, дип үттеләр җелегемә..."

Җырчыларны котларга сәхнәгә менгән Татарстан парламентының мәгәриф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе, республиканың халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Разил Вәлиев фестивальгә багышлап шигырь язган. "Бу безнең өчен зур бәйрәм. Мин бәйрәмне бервакытта да буш кул каршы алмыйм, һәрвакытта да шигырь язарга тырышам. Татарстан Президенты татар җыры хакында үз фикерен әйтте, татар җырын яхшырак якка үзгәртү турында киңәшләрен бирде. Шуннан соң мин шигырь язмыйча булдыра алмадым", - диде Разил Вәлиев һәм үзе иҗат иткән шигырьне укыды. 

Килде фәрман - үзгәрергә,
Исеп үтте җилләре.
Җилләде дә, китеп барды,
Көтәм яңгыр килгәнне.
Татар җыры искерде, дип,
Үттеләр җелегемә.
Коткарса - коткарыр безне
Үзгәреш җиле генә.

"Бездә хәзер иҗади көндәшлек бара"

"Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов: "Бу фестиваль инде үсеп җитте. Хәзер инде аны тормышка чыгарырга, бәлки "өйләндерергә" дә кирәктер. Марат Мәүлет улы (Марат Гәрәев, "Барс Медиа" ҖЧҖ директорлар советы рәисе - Л.Л.), бәлки инде дөньяга чыгарга кирәк, Европага. Чынлап әйткәндә, хәзер безнең татар эстрадасы дулкынлана башлады. Чөнки фестивальләр күп. Әле генә менә "Үзгәреш җиле" үтте. Анда яңача татар җыры яңгырады. Аннан соң Ваһапов фестивале, аннан "Болгар радиосы" фестивале үтте, инде менә "Татар җыры" концерты уза. Бездә хәзер иҗади көндәшлек бара, һәм бу көндәшлек эстраданы алга илтә. Мин Марат Мәүлетовичка гаҗәпләнәм. Ул халыктан чыккан җырчыларны, авторларны йолдызлар дәрәҗәсенә күтәрә. Моның өчен сәләт тә, тырышлык та кирәк", - дип белдерде.

Концертны тамаша кылырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10