ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Разил Вәлиев "Татар җыры"на һәм фестивальдә җиңүче җырчыларга багышлап шигырьләр язган

17 декабрь 2016, 18:20

Бүген ул аларны XVII "Татар җыры" фестивале җиңүчеләрен бүләкләгәндә "Пирамида" сәхнәсендә укыды.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Казанның "Пирамида" комплексы сәхнәсендә "Татар җыры" XVII Халыкара фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бара. Быелгы лауреатлар 17 номинациядә бүләкләнә.

"Елның романтик җырчысы" номинациясендә "Алтын барс" сынын Рамил Галимҗанов яулады. Аның тавышы һәм җыры тамашачыларны да битараф калдырмады. Алар арасында "бу егет бигрәк матур җырлый", дигән фикерләр ишетелде.

"Хит парадлар лидеры" итеп, ир-атлар арасында Ришат Фазлыйәхмәтов табылды. Бүләкне аңа Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тапшырды. "Кызыкмагыз матурларга" җырын башкарган җырчы Иркә дә аның кулларыннан "Алтын барс" сынын кабул итеп алды.

Депутат һәм танылган шагыйрь Разил Вәлиев "Татар җыры"на, Ришат Фәзлыйәхмәтов һәм Иркәгә багышлап язган шигырьләрен укыды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10