ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Татар җыры" фестиваленең "Иң яхшы видео клип" номинациясе җиңүчеләре билгеле

17 декабрь 2016, 17:56

Әлеге номинациядә "Алтын барс" сыны ир-ат һәм хатын-кыз җырчылар арасында тапшырылды.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Татар җыры" Халыкара фестивале бара. Унҗиденче тапкыр үткәрелә торган фестивальдә татар эстрадасының иң яхшы 17 җырчысына "Алтын барс" сыны тапшырылачак.

Аларның берничәсе әлеге бүләкне алырга өлгерде дә инде. Мисал өчен, ир-атлар арасында "Иң яхшы видео клип" номинациясендә Илназ Баһ җиңеп чыкты. "Чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәсем килә әлеге фестивальне оештыручыларга, җырымны сайлаган тамашачыма һәм җырларның авторларына", - диде ул сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң.

Шул ук номинациядә "Мәхәббәткә юк ара" җыры белән Сөмбел Билалова җиңүе дә мәгълүм булды. Ул: "Сез булмасагыз, мин бу сәхнәдә басып тормас һәм бәхетле булмас идем", - дип шулай ук тамашачыларга рәхмәтен җиткерде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10