ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда футбол мундиале кысаларында, Казан Кремлендә рухи музыка концерты була
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Мәдәният

Татарстанда киносценарийлар бәйгесенә нәтиҗә ясалды

17 декабрь 2016, 09:35

Җиңүчеләр 70 мең һәм 30 мең сум күләмендә акчалата премияләр белән бүләкләнә.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Мәдәният министрлыгында киносценарийлар арасында тәүге ачык республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкләгән эксперт комиссиясендә министрлык вәкилләре, “Татаркино” оешмасы директоры Владимир Батраков, Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, язучы Мансур Гыйләҗев булды.

Бәйгегә 16 автордан барлыгы 20 дән артык хезмәт тәкъдим ителгән. Аларның тугызы бәйге шартларына туры килмәгән дип табылган. Нәтиҗәдә, эксперт комиссиясе тулы метражлы фильмнарга җиде сценарийны, кыска метражлы фильмнарга биш сценарийны тикшергән.

Җиңүчеләр итеп, тулы метражлы нәфис фильм өчен сценарий язган Элеонора Рылова (“Булгария”), кыска метражлы фильмга сценарий иҗат иткән Юлия Захарова (“Хәлимә”) танылган. Алар 70 мең һәм 30 мең сум күләмендә акчалата премияләр белән бүләкләнә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10