ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Районнарда ябылган бала тудыру бүлекләрендә экстрен очраклар өчен бар да сакланды

16 декабрь 2016, 20:51

Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бүгенге реструктуризация бары тик аз куәтле акушерлык бүлекләренә генә кагылуын искәртә.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Татарстан районнарында бала тудыру йортларының кечкенәрәкләре ябылуы - ана һәм бала үлеме очракларын кисәтү өчен дип аңлатыла. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиткерде.

Шул ук вакытта республиканың сәламәтлек саклау өлкәсе башлыгы район хастаханәләренең үзгәртелгән бала тудыру бүлекләрендә экстрен очраклар өчен җиһазлар саклануын һәм белгечләр булуын җиткерде. Шулай ук Гадел Вафин район хастаханәләренә муниципальара бала тудыру йортларына йөкле хатыннарны тиз арада илтеп җиткерү өчен яңа ашыгыч ярдәм машиналары бирелүен хәбәр итте.

Сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, бүген йөклелек һәм бала тудыру очракларының 40 проценты нормаль, физиологик халәттә. Калган өлеше зур игътибар таләп итә. Шуның белән бергә экстрагениталь патология проценты да үсүе күзәтелә.

«Реструктуризация бары тик аз куәтле акушерлык бүлекләренә генә кагылды, аларда елына 150ләп кенә бала туа. Болар барысы да бала табу шартларын яхшырту һәм өзлегү очракларын киметү өчен башкарыла», – дип өстәде министр.

Министр шулай ук модернизация программасы кысаларында, Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләре бала тудыру йортларының модернизацияләнүен җиткерде. Шулай ук муниципальара үзәкләр Бөгелмәдә һәм Яшел Үзәндә булдырылды. «Биредә квалификацияле белгечләр һәм кирәкле технология бала тудыру һәм өзлегүләр була калганда ана һәм баланың гомерен коткару өчен әзер», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, быел 1 декабрьдә Татарстанның Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе , Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарындагы бала тудыру бүлекләре ябылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10