ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Министрлар Кабинеты белән социаль партнёрлар арасында өч яклы килешү төзелде

16 декабрь 2016, 13:19

Илдар Халиков сүзләренчә, документ гади булмаган чорда, кризис күренешләре һәм каршылыклары шартларында имзалана.

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты һәм республиканың Профсоюзлар федерациясе белән эш бирүчеләр берләшмәләренең Координацион советы арасында 2017-2018 елларга социаль-икътисади сәясәт алып бару һәм социаль партнерлыкны үстерү турында өч яклы килешү имзаланды. Әлеге рәсми чара Татарстан Хөкүмәте йортында үткәрелде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Документка исә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Преприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты, эш бирүчеләр берләшмәләренең Координацион советы рәисе Александр Лаврентьев имзасын куйды.

Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, республиканың Министрлар Кабинеты белән социаль партнерлар арасында беренче килешү 1992 елда ук төзелгән булган. “Әлеге документ беркетмә өчен генә түгел, ә конструктив диалог, социаль партнерлык системасы коруда, социаль әһәмияттәге проблемаларны хәл итүдә нәтиҗәле инструмент икәнен вакыт күрсәтте”, - дип басым ясап әйтте ул.

Килешү елдан-ел колачлана бара һәм аерым тәгаенләнгән чараларга әйләнә, бу исә якларның һәрберсен тагын да җаваплырак һәм детальләп эшкәртүне таләп иткән йөкләмәләр кабул итәргә омтылдыра, дип игътибарны юнәлтте Татарстан Премьер-министры.

Илдар Халиков сүзләренчә, документ гади булмаган чорда, кризис күренешләре һәм каршылыклары шартларында имзалана. Шулай булуга карамастан, эш бирүчеләр берләшмәсе һәм хакимият арасында аңлашу бар, ә Татарстан Россия төбәкләре арасында икътисады әйбәт үсештә булганнарның берсе исәпләнә.

“Бүген без чираттагы өч яклы килешүне имзалыйбыз. Анда алдагы ике елга социаль-хезмәти мөнәсәбәтләрне җайга салуның төп юнәлешләре һәм принциплары формалаштырылган. Шуны билгеләп үтим: гамәлдәге документта каралган бер генә гарантия дә җуелмады. Шуңа күрә социаль партнерларыбызга аны әзерләгәндәге конструктив диалог өчен дөрес бәясен дә бирергә кирәк”, - диде Илдар Халиков.

Аннары әлеге өч яклы килешүгә кул куелды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10