ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Төркиянең ERG İnşaat төзелеш компаниясе Татарстан белән кызыксына

15 декабрь 2016, 15:13

Төркиядә "ERG İnşaat" компаниясе җитәкчелеге Татарстан Президентына республика белән хезмәттәшлек итәргә теләвен җиткерде.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ) Бүген Төркиягә эшлекле сәфәр кылган Татарстан Президенты Рөстәм Миңхенанов "ERG İnşaat" компаниясе генераль директоры Музаффер Оздемир белән очрашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

750 миллион доллар күләмендә капиталы булган “ERG” компаниясе инде 50 ел төзелеш өлкәсендә эшли. Аның баш офисы Анкарада урнашкан. Компания энергетика объектларын, аэропортлар, күпер, тоннельләр, сәнәгать объектлары төзи, проект һәм инжиниринг эшләрен дә башкара.

Бүгенге көндә "ERG" белән Россиянең “Атомстройэкспорт” акционерлык җәмгыяте арасында (“Росатом” дәүләт корпорациясенә керә) чит илдә атом энергетикасы объектлары төзелеше буенча, Грузия чигендә “ВО Техностройэкспорт” ачык акционерлык җәмгыяте белән “Деринер” ГЭС һәм плотинасын төзү турында килешүе бар. Шулай ук  Төркиянең “Аккую” АЭС проектын тормышка ашыру кысаларында, “Силовые машины” ачык акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлек итү турында меморандум төзелгән.

Музаффер Оздемир "ERG İnşaat" компаниясе Татарстан белән дә хезмәттәшлек итәргә теләвен әйтте. Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек юнәлешләрен барларга йөкләмә бирде, бигрәк тә Россия базарын өйрәнер өчен булачак инвесторларны ул Татарстанга эшлекле визит белән килергә чакырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10