ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Икътисад, Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Төркия икътисад министрын KazanSummit форумына чакырды

15 декабрь 2016, 12:38

Нихат Зейбекчи белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Төркия халкының 10 декабрьдә булган террористик акт белән бәйле кайгысын уртаклашты.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш буенча Төркиягә сәфәре барышында әлеге илнең икътисад министры Нихат Зейбекчи белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икътисад министры Нихат Зейбекчи белән очрашу башында Рөстәм Миңнеханов Төркия халкының 10 декабрьдә булган террористик акт белән бәйле кайгысын уртаклашты һәм андый кешелексез гамәлләрне кискен гаепләде.

Татарстан Президенты Төркия министрына әлеге илнең Премьер-министры Бинали Йылдырымның моннан бер атна элек Казанга сәфәрен оештырган өчен һәм Анкарада яңа очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Төркия Премьер-министры Бинали әфәнде Йылдырымның килүе халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр тарихының яңа битен ачты. Без Россия белән Төркия мөнәсәбәтләре нормальләшүенә ихлас шатланабыз, һәм менә алга барыр вакыт җитте", – диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчины киләсе елның маенда Татарстанга “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2017” халыкара икътисади саммитына шәрәфле кунак сыйфатында килергә чакырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10