ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Икътисад, Рәсми Татарстан

“Төркия һава юллары” Казанга атнасына биш авиарейс ясарга ниятли

15 декабрь 2016, 10:59

Рөстәм Миңнеханов авиакомпания җитәкчелеге белән очрашты.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Анкарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Төркия һава юллары” авиакомпаниясе генераль директоры Билал Экши белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “Төркия һава юллары” – хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе югары һәм ышанычлы булган, бәя һәм сыйфат нисбәте әйбәт чагышкан, һәм саф төрекчә кунакчыллыклы әйдәп баручы дөньякүләм компанияләрнең берсе. Ул авиакомпаниянең хәзер Истанбулдан Казанга һәм Казаннан Истанбулга атнасына өч рейс ясап, Татарстанда эшчәнлеген дәвам иттерүенә рәхмәтле булуын әйтте. “Төркия һава юллары” үз вакытында көнсаен пассажирларны ташый иде, рейслар санын 14кә кадәр арттыру турында сүз алып барылды. Рөстәм Миңнеханов авиарейслар санын алга таба, илләр арасында пассажирлар агымы арткач, күбәйтеп буласына өмет баглады.

Хәзерге вакытта Татарстанда Төркия инвестицияләре кергән 10 завод эшли. Тагын эре икътисади проектлар буенча эш алып барыла. Моннан тыш, безнең мәдәният, фән һәм мәгариф, спорт һәм туризм өлкәләрендә, муниципальара багланышларда тыгыз элемтәләребез бар. Россиянең күп кенә эшкуарлары һәм сәяхәтчеләре Истанбул аэропортын дөньяның теләсә кайсы урынына бару мөмкинлеге буларак карый. Бу мәсьәлә дә ике яктан да пассажирлар саны артуга китерәчәк, дип ышаныч белдерде Татарстан Президенты.

Билал Эшки Рөстәм Миңнехановны авиакомпаниягә барып, “Төркия һава юллары” файдалана торган очкычлар паркы белән танышырга чакырды. Ул  билгеләп үткәнчә, соңгы айларда пассажирлар агымы артуы сизелә. Авиакомпания киләсе җәйгә авиарейслар санын бишкә җиткерергә планлаштыра һәм көнсаен очышлар ясау мөмкинлеген дә карый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10