ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган
Мәскәү бүген Сабан туен бәйрәм итә
Минтимер Шәймиев Болгарда чәй музеенда самавыр кайнату турында сөйләде
Армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафаты турындагы мәгълүмат кире кагылды
Изге Болгар җыенында катнашучы меңләгән кеше берьюлы өйлә намазы укыды

Фән һәм мәгариф

Чирмешәннең Лашман авылында туристларны көтәләр

15 декабрь 2016, 07:30

Грант отып, авыл турында буклетлар, сувенирлар ясаганнар, балалар берничә телдә сөйләп, үз эшләнмәләрен кунакларга тәкъдим итәргә өйрәнгән.

 (Чирмешән, 15 декабрь, “Татар–информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Соңгы елларда Чирмешән районының Лашман авылына кунаклар еш килә икән. Бирегә чит илләрдән дә кайтучылар булгалаган. Кунакның урыны түрдән инде бездә, сый-ризыкны да кызганмый халкыбыз. Ә менә авыл истәлеге итеп кунакларга нәрсә бүләк итеп була? Лашман мәктәбенең инглиз теле укытучылары Земфира Сөләйманова, Рәмзия Ихсанова һәм укучылар бу проблеманы хәл итәргә алынганнар, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы.

“Быел укытучыларның һөнәри осталыгын үстерергә булыша торган грант оту авыл турында буклетлар һәм сувенирлар ясауга этәргеч бирде. Аңа мәктәп укучыларын җәлеп иттек. Максатыбыз – балаларда туган якка һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, башка мәдәният вәкиле белән диалог урнаштыру осталыгы булдыру”, - диләр чит ил теле укытучылары.

Ниятләгән эшләре барып чыккан аларның. Укучылар авыл күренешләре кергән матур фотосурәтләр төшерергә остарганнар. Татар, рус, инглиз телләрендә язылган буклетлар ясаганнар. Укучылар үзләре пешерә торган чәкчәк, тактадан бизәп, матурлап ясалган кул эшләнмәләре, сувенир-магнитлар туристларга менә дигән бүләк булачак. Һәм иң мөһиме - балалар берничә телдә сөйләп, аңлатып, үз эшләнмәләрен кунакларга тәкъдим итәргә өйрәнгәннәр, диелә әлеге район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10