ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бардадагы милләттәшләр үз тамырларына багышланган лекциягә чакырыла
Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде
Әстерханда этномәдәни лагерьга йөрүче балаларны татар мәдәнияте белән таныштырганнар
16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Роспотребнадзор Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә коенмаска киңәш итә

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә хатын-кыз булып киенгән ир-ат ателье баскан

15 декабрь 2016, 08:00

Зыян күләме чама белән 200 мең сумга бәяләнгән.

 (Әлмәт, 15 декабрь, “Татар-информ, “Әлмәт таңнары”). Әлмәттә 43 яшьлек ир өенә хатын-кыз киемнәре тутырылган олы сумка тотып кайткач, якыннары башта аптырап кала. Аннары ул аны базар янында тапканлыгын әйтеп, кием-салымны әнисе белән кыз туганына бүләк иткәч, гаилә әгъзалары тынычланып кала. Ә бу вакытта полиция хезмәткәрләре тынычлыкны белми карак эзләү белән мәшгуль була, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.

Бер көн алдан җирле полиция бүлегенә кием-салым төзәтү салоныннан гариза килә. Хуҗалар салоннан ремонтка диеп кабул ителгән кием-салым, эш кораллары югалганны хәбәр итә. Видеокүзәтү системасыннан күренгәнчә, ишеге бикләнми калган ательега эш көне беткәч ир-ат килеп керә, бераздан аннан олы сумка тоткан хатын-кыз килеп чыга. Шулай итеп, зыян күләме чама белән 200 мең сумга бәяләнә. Эзли торгач, 43 яшьлек әлмәтленең эзенә төшәләр. Урланган әйберләр кире кайтарылган, гаепләнүчегә карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә газетага Әлмәт Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10