ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чүпрәле студенты дәүләт стипендиясенә лаек булды

15 декабрь 2016, 07:00

Хәзер ул “Worldskills” чемпионатында республика данын яклаячак.

 (Чүпрәле, 15 декабрь, “Татар-информ”, “Туган як”). Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы Түбән Кама агросәнәгать көллияте базасында үткәргән “Җиңел автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау” компетенциясе буенча республика “Worldskills” чемпионатында 27 һөнәри белем бирү оешмасыннан студентлар катнашты. Анда Чүпрәленең күп тармаклы технологияләр техникумы вәкиленә бәхет елмайды, дип белдерә районның “Туган як” газетасы.

Ярышта 6 модуль буенча билгеләнгән биремнәрнең үтәлешен милли эксперт Руслан Нәбиев җитәкчелегендә сертификацияле экспертлар тикшерде. Катнашучыларга идарә итү системасы һәм подвеска, тормоз системасы, электр һәм электрон система, тизлек күчерү тартмасы һәм двигатель модульләре буенча имтихан тотарга туры килде. Барлык биремнәрне дә югары билгегә тапшырып, Чүпрәленең күп тармаклы технологияләр техникумының 3 нче курс студенты Ильяс Яфизов җиңү яулады. Хәзер ул Казанда үтәчәк төбәк чемпионатында республика данын яклаячак. Аңа Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 2016-2017 уку елында махсус дәүләт стипендиясе бирү каралды, диелгән хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10