ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кулланучылар хокуклары буенча республика олимпиадасында иң көчлеләр – Актанышта

12 декабрь 2016, 05:00

Җиңүчеләрне котларга районга Дәүләт инспекциясенең җитәкчесе Игорь Марченко килде.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау нигезләре буенча мәктәп укучылары арасында үткәргән дүртенче республика олимпиадасының җиңүчеләре турында Актанышның мәгълүмат-мөхәррият сайты журналисты Гөлназ Хөҗҗәтова яза. Җиңүчеләр - район үзәгендәге 1нче мәктәбе укучысы Инзилә Фәррахова һәм  II урынга ия булган Алсу Гыйлаева,  “Кулану белеме туплауда активлык һәм максатчанлык өчен” номинациясендә җиңүче дип табылган Камил Могтазиров.

"Узган ел да укучыбыз Алсу Гыйлаева бу олимпиадада катнашып, II урынны яулаган иде. Район мәктәпләреннән ул берүзе, калганнар һәммәсе шәһәр мәктәпләре укучылары иде. Быел уңышыбыз бигрәк тә зур - өч укучыбыз да бүләк ияләре, - дип сөенече белән уртаклашты Актанышның 1нче мәктәбе директоры Рәйлә Гыйздәтуллина. - Узган уку елында укучылар соравы буенча мәктәптә социаль-гуманитар сыйныф ачкан идек, бу җиңүчеләребез шунда укучылар, өчесе дә чыгарылыш сыйныфта. Олимпиадада уңышлары аларга юридик юнәлештә укырга кергәндә өстәмә балл бирә".

"Олимпиадада катнашып, бу тармакны байтак өйрәнгәч, тырышкач, киләчәгемне бәлки юриспруденция белән бәйләрмен дигән уйлар килә күңелгә, әмма әлегә төгәл фикерем юк", - ди җиңүче Инзилә Фәррахова үзе. 

Җиңүчеләрне тәбрикләргә район башлыгы Фаил Камаев һәм этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко үзе килгән иде. Ул район Тантаналар залында җиңүчеләрне тәбрикләп, кыйммәтле истәлекле бүләкләр тапшырды.

Коллегия составындагы югары уку йортлары галимнәре олимпиадада катнашкан укучыларның әзерлеген бик югары бәяләделәр. Бигрәк тә, өстәмә бирелгән бик четерекле сорауларга да төпле җаваплар биргәне өчен алар җиңүче Инзилә Фәррахованы аерып күрсәттеләр. "Аны бүгеннән үк теләсә кайсы югары уку йортында, һәм хәтта I курс түгел, ә инде III курс студентлары белән тигез дәрәҗәдә белем алуга әзер дип бәяләделәр, - дип җавап бирде олимпиадада катнашучыларның әзерлеге хакында биргән соравыбызга Игорь Марченко. - Олимпиаданың финал өлешенә 2400 баладан 41 укучы үтте. Кеше мәктәп яшеннән үк үз хокукларын һәм безгә хезмәт күрсәтүчеләрнең бурыч-вазифаларын яхшы белеп аңлап үсәргә, кирәк чакта үз хокукларын даулый-яклый белергә тиеш.Олимпиаданы оештыруыбызның төп максаты шул. Инспекция олимпиаданы оештырып кына калмый, укучыларны әзерләүдә дә турыдан-туры катнаша: районнарга территориаль органнар вәкиләре чыгып, укучылар белән кануннар, маддәләрне өйрәнәләр".

"Мин үзем Чаллы шәһәре һәм Актаныш районыннан катнашучылар өчен беркетелгән. Бу укучылар белән беренче очрашуда ук, сез – яхшы әзерлекле, җиңәргә тиешсез, дип әйткән идем, шулай килеп чыкты да. Кемнең ничек әзерләнгәне читтән бик яхшы күренә", - ди инспекциянең Чаллы территориаль органы белгече Лилия Камалова.

Тантанада җиңүчеләрнең әти-әниләре, сыйныфташлары, укучылар да катнашты. Укучыларын олмпиадада җиңәрлек дәрәҗәдә ныклап әзерләгән укытучылар Резеда Могтазирова һәм Руслан Сафиуллинга Игорь Марченко Рәхмәт хатлары тапшырды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10