ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән
Испания футболчысы Жерар Пике Казанда төшкән видео дөнья буйлап таралды
Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра
Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Спорт

Көрәш буенча Россия чемпионатыннан Татарстан көрәшчеләре дүрт алтын медаль алып кайта

11 декабрь 2016, 15:15

Командалар беренчелегендә урыннар чыгарылмаса да, Татарстан — быел да абсолют чемпион.

 (Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, "Идел", Радик Сабиров). Татарстан көрәшчеләре татарча көрәш буенча Россия чемпионатыннан дүрт алтын, өч көмеш һәм бер бронза медаль алып кайта. Командалар беренчелегендә урыннар чыгарылмаса да, Татарстан — быел да абсолют чемпион, дип яза "Идел" журналы сайты.

Татарстан көрәшчеләре Тольяттидан Казанга кайтырга чыкты. Ике көн дәвамында барган көрәш нәтиҗәләре белән безне, матур гадәт буенча, Татарстанның Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин таныштырды.

Шулай итеп, иң җиңел саналган 60 килограммга кадәр үлчәүдә беренче урынны Кукмара егете Илсур Гыймадетдинов яулаган. Илсур тәүге тапкыр гына чемпионатка барганлыктан (Татарстан чемпионатында беренче урында калган Нәфис Миңнебаев ярышларга бара алмады), аның уңышка ирешүенә бераз шикләнүчеләр дә табылган иде. Җитмәсә, аның үлчәвендә Чувашстаннан Марат Купкенов, Нурлаттан Ульянга килгән Илшат Әгълиуллин кебек көчле көрәшчеләр дә катнашкан иде.

65 килограммга кадәр авырлыкта көрәшкән Марат Кәримовка исә тәҗрибә җитеп бетмәде бугай. Татарстан чемпионатында бөтен көндәшләрен аркаларына салган Әлмәт вәкиле биредә дүртенче урында калган. Равил Хәйруллин аның команда составында иң яшь көрәшче булуын, барысы да алда булуын искәртергә кирәк тапты.

70 килограммга кадәр үлчәүдә Татарстан чемпионы булып танылган Азат Нурмөхәммәтов ("Ак Барс" Көрәш сарае) финалга кадәр килеп җитә, әмма хәлиткеч очрашуда Башкортстаннан Артур Зөлкәрнәевка оттырырга мәҗбүр була. Азат белән Артурны берникадәр дәрәҗәдә якташлар дип тә әйтергә була. Беренчесе Теләчедә туып-үскән егет, икенчесе берара шушы команда өчен көрәшеп йөргән иде.

75 килограммлылар арасында исә Рамил Синәкәев бераз өметләрне акламаган. Ул — өченче урында. Дөрес, биредә дә чемпион булып барыбызга да яхшы таныш Төмәннән Россиянең спорт остасы Игорь Волобуев калган.

80 килограммга кадәр үлчәүдә Универсиада чемпионы Теләче егете Илдар Гыйниятуллин бөтен көндәшләрен дә чистага җиңгән. Башкарма директор белдергәнчә, Татарстан командасының капитаны башкаларга да үрнәк булган.

85 килограммлылар арасында билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы Ренас Кәлимуллинга тиңнәр табылмаган. Түбән Кама вәкиле барысын да чистага атып, финалда гына 4:1 исәбе белән баллар буенча җиңгән. Ләкин көндәше кем бит — Башкортстанның атаклы көрәшчесе Наил Мөхәммәтҗанов.

90 килограммга кадәр үлчәүдә "Ак Барс" Көрәш сараеннан тагын бер егетебез, тумышы белән Яңа Чишмә районыннан булган Булат Мусин көчле алкышларга ия булган. "Иң сокландырганы, мөгаен, Булат булгандыр", - дип искәртте Р.Хәйруллин да. Башкортлар да килеп, Татарстан командасы җитәкчеләренә "бу бит чын Тарзан, барысын да колакларыннан күтәреп алып бәрә бит", дип белдергән. Шул исәптән, финалда да Булат Нурлат егете, шулай ук ульяннар өчен Рәмис Гозаеровны бирелдергән.

100 килограммлылар арасындагы финал алышында Татарстан чемпионатындагы хәлиткеч очрашулар искә төште. Республикада, Теләче өчен көрәшеп, дүртенче урында калган Мари Иле егете Муса Галләмов Татарстан командасы вәкиле Ришат Гайнетдиновны бер балл өстенлек белән бирелергә мәҗбүр иткән. Муса — Россия чемпионы, Ришат — икенче.

Иң авыр үлчәүдә исә чыннан да Ульян егете, Татарстан ярышларында Зәй егетенә "әверелгән" Сергей Павликка тиңнәр булмавын барысы да танырга мәҗбүр булган. Финал очрашуында ул Татарстан командасыннан Фирдүс Зәйнуллинны да чистага салган. Кызганыч, бу үлчәүдә Әлмәттән легендар көрәшчебез Ильяс Галимов бара алмады…

Чемпионнарга — 100 мең сум!
 
Шул рәвешле, Татарстан командасы чираттагы тапкыр Россия чемпионатында абсолют беренчелектә җиңү яулый. Дөрес, Россия чемпионатында быел командалар арасында нәтиҗәләр чыгарылмаган. Бөтен команданы шатландыра алырлык зур Кубок та бирелмәгән.
 
Кемдер, безнең республика көрәшчеләренең нәтиҗәләрен начаррак та дип әйтергә мөмкин. Монда берничә факторны атарга була. Беренчедән, Татарстан командасыннан берьюлы алты көрәшче ил чемпионатларында беренче тапкыр катнаша. Команданың баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов искәрткәнчә, "Тольяттига исемнәре инде танылган булса да, моңарчы илкүләм бәйгеләрдә зур уңышларга ирешмәгән көрәшчеләр барды". Татарстан чемпионатында җиңү яулаган, ләкин Самара өлкәсенә бара алмаган Нәфис Миңнебаев, Раил Нургалиев, Ильяс Галимов та булса, безнекеләрнең күрсәткече тагын да яхшырак булыр иде.
 
Икенчедән, тагын бер факторны әйтми калдыра алмыйбыз. Алданрак хәбәр ителгәнчә, Россия чемпионатында җиңү яулаучылар быел 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк алырга тиеш иде. Ил чемпионатларында әле мондый саннарның булганы юк иде кебек. Ләкин ярышлар тәмамлангач, приз фондының тагын да — икеләтә артуы билгеле булды. Шулай итеп, чемпионнар — 100 мең, икенче урындагылар — 60 мең, ә өченче-дүртенче призерлар 40ар мең сум күләмендә акчалата призга ия булган.
 
Ярышлар Тольяттида узды, дидек. Ә Самара өлкәсендә исә безнең тагын бер легендар спортчыбыз, милләттәшебез Хәбил Бикташев яши. Иганәчеләр ярдәмендә приз фонды артуның артында әнә шушы шәхес тора дип искәртсәк, дөреслеккә хилафлык китермәбез, мөгаен. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10