ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада янгында зыян күргән ике кеше Чаллы хастаханәсенә күчерелгән

11 декабрь 2016, 14:27

Тагын өчесе Түбән Кама Үзәк район хастаханәсендә дәвалана.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова).  Бүген Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә җитештерү базасында зыян алучыларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Барысы да Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин контроль күзәтүендә, дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә министрлыкның матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.

«Һәлакәт вакытында алты кеше зыян күргән: җиңелчә җәрәхәтләр алган бер кеше, медицина ярдәме күрсәтелгәч, амбулатор дәвалануга җибәрелгән. Калган бишесе Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә озатылган. Табиблар аларның хәлен авыр дип бәяли. Соңрак икесен Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә күчергәннәр», – дип аңлатты Айгөл Сәлимҗанова. Янгын булган урынга ике табиб һәм бер фельдшерлык ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чыккан.

Янгын 11 декабрьдә иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә Түбән Каманың «Интехпром» җәмгыятендә шартлау булганнан соң чыгуы, нәтиҗәдә бинаның бер өлеше җимерелүе мәгълүм. Янгында биш кешенең һәлак булуы билгеле, ә алты кеше төрле җәрәхәтләр алган. Аларның туганнарына мәгълүмати-психологик ярдәм күрсәтү өчен "кайнар линия" эшли: 8(843)2274696.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан “Шартлау куркынычы булган объектларда куркынычсызлык кагыйдәләре бозылып, ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатыган. Хәзерге вакытта җимерелгән урыннарда эш бара. Урында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. Тикшерү кысаларында, предприятиедә куркынычсызлык өчен җавап бирүчеләрнең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10