ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлкидә Ватан өчен башларын салган каһарманнарны искә алганнар

10 декабрь 2016, 23:00

Кичәгә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары чакырылган.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Әлки районы үзәгендәге балалар иҗат йортында бүген Ватан геройлары көненә багышланган зур чара булды. Бу хакта "Әлки хәбәрләре" яза.

Анда мәктәп укучылары, яшьләр катнашты. Кичәгә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары чакырылган иде.

Әлки районы халкы үзенең батыр һәм эшчән ул-кызлары – 6 Советлар Союзы Герое, 5 Социалистик Хезмәт Герое белән хаклы рәвештә горурлана. Кичәдә бу геройлар һәммәсе олылап искә алынды. Шулай ук Әфганстанда, Чечняда һәлак булган батыр егетләребезне искә төшердек. Яшьләр алдында Базарлы Матак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Яковлевич Миндрюков чыгыш ясады. Район җитәкчелеге исеменнән кичәдә катнашучыларны Әлки муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев котлады.

Тантана Ватан, туган ил хакындагы җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.

Хәрби формалы яшь гвардиячеләрнең үз байракларын тотып тигез сафта залга үтүләре аеруча дулкынландыргыч булды. Зал тулы халык аларны аягүрә басып алкышлап каршылады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10