ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде
Владимир Путин пенсия яшен арттыруны ошатмавын әйтте
Идел буе районы суды “Спурт Банк”ның элеккеге җитәкчесенә "өй аресты" җәзасын билгеләде
Шиһабетдин Мәрҗанинең фикерләренә тирән төшенү булырга тиеш – Рушан Аббясов
Мәскәү татар яшьләре "Йолдызлар яңгыры"на берләшә

Җәмгыять

Яшел Үзәндә туберкулез йоктыручылар саны арта

9 декабрь 2016, 07:00

Районда әлеге авырудан ике үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Илсөя Завилейская). Яшел Үзән районында 10 ай эчендә туберкулез белән авыручы 81 очрак теркәлгән (шул исәптән ике кеше үлгән). Шуларның 3 проценты – балалар. 100 мең кеше күрсәткече – 49,1. Республика күрсәткече белән чагыштырганда ул 56 процентка күбрәк, дип хәбәр итә "Яшел Үзән" басмасы.

Нәкъ менә шул елда район башлыгы Александр Тыгинның Роспотребнадзор һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгатеннән соң, Әйшә һәм Карамалы Тауда яшәүче авырулар белән контактта булган балаларның бөтенесе дә вакцинацияләнде. Туганнарына кунакка килүчеләр алып килгән авыруның нәтиҗәләре турында «Яшел Үзән» язды. Ә башка авыру булган булса, мәсәлән, холера?! Бу очракта үлемнән берничек тә качып котылып булмый. Чегәннәр даими яшәгән антисанитария шартларына бу инфекция эләксә, үлем очраклары без уйлаганнан да күбрәк булачак.

Бүген – туберкулез. Октябрь аенда Яшел Үзән үзәк дәваханәсе флюорог­рафия узганда Карамалы Тауда яшәүче чегән милләтеннән булган кешедә туберкулез табалар. Бала тудыру йортында ул аерым залда бала таба, аннары бүлмәне дезинфекциялиләр, чөнки бу гражданка исәптә тормаган, тикшеренмәгән (чегәннәрнең күпчелеге кебек). Яңа туган бала әнисе белән контактта булмый. Туберкулезга карата прививканы бала тудыру йортында ясыйлар, яңа туган балалар патологиясе бүлегенә күчерәләр.

Бу очрак турында белү белән чегәннәр яши торган урыннарда эпидемиягә каршы чаралар үткәрелә: баш дәүләт санитар табибы күрсәтмәсе буенча белгечләр авыруның башлангыч урыны чиген, контактта булучыларны билгели, авыручылар яшәгән урыннар дезинфекцияләнә.

Чегәннәр арасында күчмә флюорографта тикшерү уздырылган.

– Күчмә флюорографтан файдалануның билгеле графигы бар, – дип аңлата Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең баш табибы урынбасары Дамир Җамалетдинов. – Андый очракларда, әлбәттә инде, график күчерелә. Ярый да бит башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмаса.

Икенче төрле итеп әйткәндә, чегән халкының вакытында тикшеренеп йөрергә, безнең илдә кабул ителгән гадәти кагыйдәләрне үтәргә теләге юк, шуның аркасында районда яшәүчеләр зыян күрергә мөмкин. Бу очракта флюорограф ноябрьдә киләсе урында аларга мартта килергә мөмкин, чөнки аппаратурадан кышкы вакытта файдаланып булмый.

Флюорография тикшерү нәтиҗәләре буенча Карамалы Тауда тагын ике туберкулез очрагы ачыкланган. Бу хатын-кызларның икесе дә туберкулезга каршы диспансерга урнаштырылган.

Бүгенге көнгә Яшел Үзән районында балалар арасында туберкулез авырулары буенча хәл начар тора. 2014 елда 2 бала туберкулез диагнозы белән исәпкә куелган, 2015 елда 17 яшькә кадәр – 5, 2016 елның 11 аенда тагын биш бала.

ЯҮМР хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Александр Коршунов хәбәр итүенчә, комиссиядә барлык җаваплы хезмәтләр өчен җитди чаралар планы төзелгән һәм кабул ителгән. Боларга чегән милләтендәге затларга елга бер тапкыр флюорография тикшерүе уздыру да, республика сәламәтлек саклау министрлыгына өстәмә флюорограф сатып алу мәсьәләсен җиткерү дә, шулай ук туберкулез иммунодиагностикасын уздырудан баш тарткан ата-аналар турында белешмәне Роспотребнадзорга хәбәр итү дә, полициянең прокуратура карары белән мәҗбүри рәвештә дәвалануда ярдәм күрсәтүе дә каралган. Чегән балалары укыган мәгариф учреждениеләрен ай саен педикулезга, корчаңгыга, микроспориягә тикшерү һәм башкалар авыру таралуга киртә була алачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10