ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәйдә коммуналь хезмәтләр өчен бурычлыларның су торбаларына "заглушка" куела башлаган

7 декабрь 2016, 06:00

Беренче шундый “заглушкалар” Җиңү проспекты 1/19 йортындагы өч фатирга куелган.

 (Казан, 7 декабрь, "Татар-информ", Энҗе Әгъләмова). Зәйдә күпкатлы йортларда яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары күп җыелган фатирларга тотылган суны чыгаруны тоткарлаучы җайланмалар куела башлады. Беренче шундый “заглушкалар” Җиңү проспекты 1/19 йортындагы өч фатирга куелды. Әлеге фатир хуҗаларының бурычлары 100 мең сумнан артып китә, дип яза "Зәй офыклары". 

"Бүгенге көндә безнең “17 подъезд” торак милекчеләре ширкәтендә коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар 2 миллион 623 мең сумнан тәшкил итә. Шуның 1 миллион 164 меңнән артыгы Җиңү проспекты 1/19 йортына карый. Һәр айның 25нче числосыннан соң без бурычлылар белән эшләүне активлаштырабыз. Электр бирү, кайнар су бирү чикләнә. Ә инде электрны үз белдеге белән кабат ялгаучылар турында полициягә хәбәр ителә. Монда исә 10 мең сум штраф янарга мөмкин. Хәзер менә без тотылган суны чыгаруны тоткарлаучы җайланмалар урнаштыртуга керештек, чөнки закон нигезендә фатирда яшәүчеләрне салкын судан өзәргә хакыбыз юк, ә менә тотылган суны җибәрмәскә мөмкин", - ди ширкәт идарәчесе Надежда Бардина.

Ни сәбәпле нәкъ менә әлеге яңа йортта яшәүчеләрнең бурычы күп җыелган дигән сорауга, биредә күп балалы гаиләләргә һәм ятим калганнарга фатирларның күпләп бирелүе белән аңлаттылар. Әле аларның күбесенең ипотека кредитлары да түләнеп бетмәгән. Ә яңа йортта фатирларның мәйданы зур, мәсәлән, 4 бүлмәле фатирның мәйданы 100 квадрат метрдан артып китә. Кышкы җылыту чорында фатир өчен түләү айга 6-7 мең сумга җитә. Шуңа да хәзер ипотекасы түләнеп бетүчеләрне, фатир өчен түли алмаганда, килешү нигезендә кечерәк мәйданлы торакка күчерү турында да сүз бара, диелә хәбәрдә.

Бурычлары өч ай дәвамында 15 мең сумнан артканда, андыйларның эше судка җибәрелә, алга таба алар белән суд приставлары эшли башлый.

"Бүгенге көндә әлеге йорт буенча гына 42ләп эш безгә үтәтелүгә куелды. Шәһәр буенча без 60 фатирда милеккә арестлар салдык. Нигездә автомобиль, көнкүреш техникасына арест салабыз. Барлыгы 329 мең сумлык арест салынды инде", - ди суд приставы Альбина Әхмәтҗанова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10