ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан федераль бюджеттан 162 миллион сум дотация алачак

6 декабрь 2016, 18:01

Дмитрий Медведев кушуы буенча Россиянең социаль-икътисади күрсәткечләре югары булган 20 субъекты арасында 5 миллиард сум акча бүленгән.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан ел ахырына кадәр федераль бюджеттан 162 миллион сум дотация алачак. Россиянең социаль-икътисади күрсәткечләре югары булган субъектлары арасында барлыгы 5 миллиард сум акча бүленү турындагы күрсәтмәгә Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев кул куйган.

Уңышлы төбәкләр исемлегендә Татарстан да булганлыктан, республикага 162,114 миллион сум акча каралган. Сүз уңаеннан, 2016 елның 10 аенда Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына салым һәм салымнан булмаган чыганаклардан 186,9 миллиард сум акча кергән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10