ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районында үләт базларын тәртипкә китерделәр

5 декабрь 2016, 11:00

Быел Казанка һәм Шешминка авылларында яңа биотермик чокырлар төзелеп, файдалануга тапшырылган.
(Чирмешән, 5 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Соңгы елларда Татарстанның Чирмешән районындагы үләт базларын тәртипкә китерү буенча зур  эш башкарылган, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.
 
"Быел да Ульяновка, Иске Кади, Иске Үтәмеш, Мордва Афонькино авыл җирлекләрендә урнашкан үләт базларында ремонт ясалды. Бүген аларда ветеринария таләпләренә җавап бирүче биотермик чокырлар булдырылды, - дип сөйли районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Виталий Ухливанов. - Бәркәтә, Түбән Кармалка, Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авылларында бу өлкәдә  вак-төяк эшләр калып бара. Күптән түгел Яңа Элмәле һәм Түбән Чегодайдан ерак түгел урнашкан үләт базлары территорияләреннән койма урынына куелган профнастилларны урлаганнар. Аларны кабат тотып алырга кирәк".
 
Биотермик чокыр янында ветеринария  белгече мал түшкәсен яру өчен җиһазлар, эш киемнәре, дезинфекция кирәк-яраклары саклана торган будка булырга тиеш.
Виталий Ухливанов әйтүенчә, авыллардагы шәхси хуҗалыкларда, җәмгыятьләрдә үлгән малларны биотермик чокырларга китерү мәҗбүри. Биредә ветеринария хезмәткәре малны ярып,  диагноз куя, нәтиҗә чыгара. Шуның нигезендә генә мал хуҗасына страховка акчасы түләнә. Маллары үлгән кешеләр авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итә ала, чөнки чокырларның ачкычы аларда саклана. Мал үләксәсен тиешсез урынга ташлап киткән кешеләргә штраф  яный: шәхси затка - 5 мең , җәмгыять җитәкчесенә 30 мең сумга кадәр. 
 
Түбән Чегодай янындагы сыман капиталь урыннар - Беккер чокырлары маллар өчен генә түгел, аларга эт һәм мәче үләксәләрен дә ташларга кирәк. Кыш айларында бик күпләр мал чала башлый. Бу чорда малдан калган калдыкларны теләсә кая ташлап китүчеләр дә бар. Ветеринария хезмәткәрләре сүзләре буенча,  аларның барысы да биотермик  чокырга ташланырга тиеш. Бу экологик һәм биологик яктан куркынычсызлык, ягъни төрле авырулардан саклануны тәэмин итү өчен кирәк. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10