ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Ак Барс”та яңа уенчы

3 декабрь 2016, 16:45

Казан командасы Денис Хлыстов белән килешү төзегән.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Уфа хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән Денис Хлыстов карьерасын “Ак Барс”та дәвам иттерәчәк. Казанлыларның рәсми сайты хәбәр итүенчә, бүген клуб 37 яшьлек уенчы белән килешү төзегән.

Күптән түгел Хлыстов “Югра” командасы белән контрактын өзгән иде. Быелгы сезонда ул 31 уенда катнашып 5 алка керткән һәм 2 нәтиҗәле пас биргән. Денис Хлыстов инде “Ак Барс” составына кушылган, тик ул бүген “Спартак”ка каршы уенда бозга чыкмаячак.

Искәртеп үтәбез: бүген “барс”лар 17.00дә мәскәүлеләрне кабул итәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10