ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда 2017 елга төзелеш һәм капиталь ремонт программаларын әзерләү ахырына якынлаша

3 декабрь 2016, 12:37

Рөстәм Миңнеханов яңа төзелеш объектларына проект документациясен кыска срокларда эшләп бетерү бурычын куйды.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстанда 2017елга төзелеш һәм капиталь ремонт программаларын эшләп бетерү төгәлләнеп килә. Аларның күбесе инде ТР Министрлар Кабинеты структураларында тиешле килештерүдә. Алты программага кул куелган. Шулай ук яңа төзелеш буенча төгәл объектларның проект документларын әзерләү эше бара. Әлеге эшне Рөстәм Миңнеханов кыска срокларда – конкурс эшләре башланганчы төгәлләү бурычын куйды.

Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән киңәшмәдә сөйләшенде. Анда шулай ук республиканың ведомоство һәм министрлык җитәкчеләре, эре предриятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, республикада 2016 елның социаль объектларны капиталь ремонтлау буенча барлык тугыз программа да төгәлләнгән. Торак йортларны капиталь ремонтлау программасы да төгәлләнеп килә: «2016 елда программага кертелгән 876 йортның 831ендә эшләр башкарылган.Торак инспекциясе тарафыннан 536 күп фатирлы йорт кабул ителгән. 1 декабрьгә 4 млрд 636 млн сумлык эш башкарылган, бу планның 98 проценты дигән сүз», – дип җиткерде ул. Калган берничә йорт өстәмә рәвештә экономияләнгән республика акчалары программасына кертелгән. Аларда ел ахырына эшләр төгәлләнәчәк, монда шик юк, дип белдерде Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы урынбасары.

Су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча эшләр 20 объекттан 19ында төгәлләнгән. Спас районы бу эштә бераз тоткарлык тудырган. «Анда проект буенча фикерләшү озаграк барды. Халык белән килешенде. Хәзер барысы да булды, һава шартлары мөмкинлек биргәндә эшләргә була. Акчаларның 47 проценты кулланылган», – дип җиткерде А. Фролов. Программа буенча тагын бер объект – Казандагы Кабан күле яр буе 2017елга күчерелгән.

«Парклар һәм скверлар» (аның буенча 98 процентта акчалар тотылган) һәм «Уңайлы мохит» программалары эше төгәлләнеп килә. Федераль акчалар килеп җитү тоткарланганга соңгысы буенча тоткарлык булган. Ике мәктәптә лифт урнаштырасы калган, декабрь ахырына кадәр ул эш төгәлләнәчәк, диелде. 

Министрның беренче урынбасары җаваплы кешеләргә отчет тапшыру мәсьәләләренә игътибар бирүне сорады. «Республика буенча КС-2 актлары 96,7 процентта тапшырылган. Эш дәвам итә. Бу  без быел башкарып чыгарга тиешле төп мәсьәлә», – дип искәртте ул.

Татарстан Президенты әлеге үтенечне хуплады. «Әгәр дә КС-2 актлары тапшырылмаса, бернинди яңа объект алмаячаксыз дигән сүз. Бу катгый күзәтеп торыгыз. Эш башкарылган икән – документларны тапшырыгыз», – дип билгеләп үтте Р. Миңнеханов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10