ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган

Икътисад

Теләчегә “Бизнес-десант” төште

3 декабрь 2016, 04:00

Районда Татарстан Икътисад министрлыгы белгечләре яшьләр өчен семинар үткәргән.

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Кичә район хакимиятенең утырышлар залында муниципаль район башкарма комитеты белән ТР Икътисад министрлыгы белгечләре тарафыннан эшмәкәрләр һәм укучы яшьләр өчен “Бизнес-десант” дип исемләнгән семинар үткәрелде, дип хәбәр итә “ТеләчеИнформ”.

Чарада бизнес-тренерлардан, уңышлы эшмәкәрләрдән, тәҗрибәле юристлардан, салым органнары һәм шулай ук ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге белгечләреннән торган команда катнашты һәм чыгыш ясады. Команда җитәкчесе Дмитрий Долгов һәм яшь бизнес-тренерлар Әнвәр Айнетдинов, Артем Тиховецларның чыгышлары катнашучыларда зур кызыксыну уяткандыр дигән ышаныч бар.

Очрашу барышында чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, республикада эшмәкәрлеккә ярдәм итү йөзеннән тормышка ашырыла торган программалар, соңгы яңалыклар белән таныштылар. Семинардан соң, укучы яшләр өчен “Син – эшмәкәр!” дип исемләнгән тренинг үткәрелде. Бу өлештә яшь менеджер Виктория Шумейко укучыларга үз эшеңне башлау идеясен сайлау, бизнес-план төзү, аны тромышка ашыру өчен акча табу тәртипләре турында сөйләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10