ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республиканыкыннан югары
Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды
Серпуховта биш яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар
“Таврида” форумында Башкортстанның ике вәкиле 100 һәм 200 меңлек грант алды
Россиянең IV җәйге яшьләр Спартакиадасында Казан каратистлары көмеш һәм бронза алды

Авыл

Республикада иң сөтле сыерларның кайсы районда икәне тәгаенләнде — исемлек

3 декабрь 2016, 08:07

Иң аз сөт савучы Кама Тамагы җитәкчеләре якын арада вазгыятьнең үзгәрәчәген вәгъдә итте.

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанның иң күп сөт бирә торган сыерлары кайсы районда яшәве мәгълүм булды.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2 декабрьгә биргән мәгълүматлары буенча, Татарстанның Әтнә районында бер сыердан уртача 21 кг сөт савып алына. Сабада исә бу күрсәткеч - 19,1 кг. Төбәкнең иң күп сөт савыла торган районы — Кукмарада (биредә көн саен 179 тонна сөт савалар) бер сыер 17,4 кг тирәсе сөт бирә. Моннан тыш Балтач, Мамадыш районнарында да сыерларның сөтле булуы күрсәтелгән.

Кукмара районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, сыерның сөт бирүе аны ничек тукландыруга бәйле. “Сыер бозаулаганнан соң күп сөт бирә. Галимнәр фикеренчә, бозау китергәннән соң 3 ай дәвамында сыер ярты еллык сөт бирергә тиеш. Әлеге дәвер аралыгында аны бер төрле ашатырга кирәк. Бозаулар алдыннан да мал аерым игътибар сорый. 2 ай алдан аның ашавын киметү, аксымлы ризыклар ашатмау мөһим, бу сыерның симерүенә китерә. Симергән сыер исә сөтне дә аз бирә, бозауламый да башлый”, - ди тәҗрибәле белгеч. Аның сүзләренчә, сөтнең күләмен арттыру өчен аксымга бай ризыклар ашату шарт. Шул очракта сыер сөтне мул бирәчәк.

Кама Тамагында исә сыерларның сөте, Кукмара сыерларына караганда 10,4 кг га азрак, ягъни 7 кг тәшкил итә. Биредә, республика буенча иң аз сөт бирә торган сыерлар исәпләнә. Кама Тамагы күрсәткечләреннән бераз гына өстәрәк Минзәлә — 7,8 кг, Чирмешән һәм Әлмәт — 7,9 шар кг, Мөслим — 8,8 кг урнашкан.

Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев та Кукмарадагы хезмәттәшенең сүзләрен куәтләде. “Сыер сөт бирсен өчен аны аксымга бай ризыклар белән тукландырырга кирәк. Безнең сыерларга моңа кадәр печән, силос кебек азык кына бирелде. Узган атнада инде витаминнар, ризыкларында аксымны арттыра торган кушылмалар кайтартылды. Сыерларның әкренләп сөт күләмен арттыруы күзәтелә”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10