ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2016 елда Татарстанда ВИЧ-инфекция таралышы буенча уңай һәм тискәре рейтинг

2 декабрь 2016, 16:50

Быел республиканың 5 районында ВИЧ-инфекциянең бер очрагы да ачыкланмаган.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 2016 елда ачыкланган яңа очракларның иң күбе Бөгелмә районында теркәлгән. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) мәгълүматларыннан күренгәнчә, анда бу күрсәткеч 100 мең кешегә 59,8 тәшкил итә. Быел анда 66 кешегә ВИЧ-инфекция диагнозы куелган.

Роспотребнадзор 2016 елда ВИЧ очраклары ачыкланган кеше саны буенча һәм бу күрсәткечне 100 мең кешегә нисбәттә билгеләп, муниципаль берәмлекләр рейтингын тәкъдим итә. ВИЧ-инфекция таралышы буенча беренче унлыкта түбәндәге муниципаль берәмлекләр:

Бөгелмә – 66 кеше ачыкланган – таралыш күрсәткече: 100 мең кешегә 59,8.

Зәй – 22 кешегә диагноз куелган – 100 мең кешегә 38,9.

Лениногорск – 33 кешедә ачыкланган – 100 мең кешегә 38,7.

Чистай – ВИЧ 29 кешедә расланган – 100 мең кешегә 36,6.

Яр Чаллы – ВИЧ 193 кешедә ачыкланган – 100 мең кешегә 36,5.

Азнакай – 22 кешедә теркәлгән – 100 мең кешегә 34,8.

Әлмәт – 65 кешедә теркәлгән – 100 мең кешегә 32.

Тукай районы – 8 кешедә ачыкланган – 100 мең кешегә 22,8.

Нурлат – 13 кешегә диагноз куелган – 100 мең кешегә 22,1.

Яңа Чишмә – 3 кешегә диагноз куелган – 100 мең кешегә 22,1.

2016 елда ВИЧ очраклары бөтенләй теркәлмәгән районнар түбәндәгеләр:

Аксубай, Актаныш, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Тәтеш.

Берәр очрак кына ачыкланган муниципаль берәмлекләр:

Балтач – 100 мең кешегә 2,9.

Саба – 100 мең кешегә 3,2.

Спас – 100 мең кешегә 5,0.

Әлки – 100 мең кешегә 5,1.

Кайбыч – 100 мең кешегә 6,9.

Теләче – 100 мең кешегә 7,1.

Әтнә – 100 мең кешегә 7,7.

Мамадыш районында ВИЧ таралышы чагыштырмача түбән. Анда быел 2 кешегә ВИЧ диагнозы куелган һәм бу күрсәткеч 100 мең кешегә 4,6 нисбәтендә. Мөслим районында шулай ук 2 кешедә ачыкланган, 100 мең кешегә 9,7. Югары Осланда ВИЧ-инфекция 2 кешедә теркәлгән – 100 мең кешегә 12,1 нисбәтендә. Апас, Арча, Кама Тамагы, Яңа Чишмә районнарында – өчәр очрак.

Аерым районнарда ВИЧ белән йогышлану дәрәҗәсе югарырак булуын Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова аларның күрше төбәкләр белән чиктәшлегенә бәйләп аңлатты. “Төрле төбәкләрдән ул районнарга наркотик препаратлар җиңелрәк үтеп керә. Ә наркотиклар куллану аңны чуалта, кешеләр үз-үзләрен контрольдә тотмый, шунлыктан ВИЧ та киң тарала”, - диде Луиза Борисова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм медицина ярдәме идарәсе башлыгы Ирина Малышева 2014 елдан ВИЧ-инфекцияне кисәтү чараларына төбәкләргә федераль бюджеттан акча бүленүен билгеләп узды. “Быел бу сумма 9,5 млн сумма тәшкил итте”, - дип хәбәр итте ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10