ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт, Татар матбугаты

Россия чемпионатыннан көрәшчеләр дә, тренерлар да баеп кайтачак! – "Идел" журналы

2 декабрь 2016, 15:59

Көрәш буенча ир-егетләр арасындагы ил чемпионаты быел 9-11 декабрь көннәрендә Тольятти шәһәрендә узачак.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, "Идел", Радик Сабиров). Көрәш буенча Россия чемпионатында җиңүчеләргә быел акчалата бүләк фондын шактый арттырганнар. Алай гына да түгел, җиңүчеләр генә түгел, ә аларның тренерлары да Тольяттидан шактый күләмдә акча алырга мөмкин, дип яза "Идел" журналы сайты.

Көрәш буенча ир-егетләр арасындагы ил чемпионаты быел 9-11 декабрь көннәрендә Тольятти шәһәрендә узачак. Берничә ел Казанда уздырганнан соң, илнең көрәш федерациясе җитәкчелеге Татарстан башкаласында ятып кына милли спорт төребезне Россиядә үстереп булмаячагын аңлады булса кирәк. Әйтик, былтыр ил чемпионаты Йошкар-Олада үткән иде.

Чакыруда хәбәр ителгәнчә, Россия чемпионаты 9-12 декабрь көннәрендә уза. Тольяттиның «Волгарь» спорт сараенда оештырылачак чемпионатта быел көрәш тугыз үлчәүдә була: 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг һәм 100 кг.нан авыррак категорияләр.

Әлбәттә, әлеге ярышларда быел да Татарстан командасы төп фаворит булып саналачак. Дөрес, кайберәүләр фикеренчә, республика көрәшчеләренә шактый авырга да туры килүе бар. Әйтүләренә караганда, Тольяттида бик ныклап аркага яту белән көрәшәчәкләр икән. Еш кына бу «кимчелек» нәкъ менә Татарстан көрәшчеләренә хас дигән фикерләрне дә ишетергә туры килә.

Әлбәттә, безнең команда көчле. Республика данын Тольяттида Илсур Гыймадетдинов (60 кг, Кукмара), Марат Кәримов (65 кг, Әлмәт), Азат Нурмөхәммәтов (70 кг, «Ак Барс» Көрәш сарае), Рамил Синәкәев (75 кг, Әлмәт), Илдар Гыйниятуллин (80 кг, Теләче), Ренас Кәлимуллин (85 кг, Түбән Кама), Булат Мусин (90 кг, «Ак Барс» Көрәш сарае), Раил Нургалиев (100 кг, Теләче) һәм Фирдүс Зәйнуллин (авыр үлчәү, «Ак Барс» Көрәш сарае) яклаячак.

Боларның кайсысы аркасына ятар да, кайсысы көндәшенә җиңел генә оттырыр икән — әлегә бик зур сорау астында. Дөрес, ике авырлыктагы көрәшчеләр — Илсур Гыймадетдинов белән Фирдүс Зәйнуллин әллә ни фаворитлар арасында каралмый. Илсур Татарстан чемпионатында икенче урынны алган иде, Россия чемпионатына исә ул чемпион булып танылган Нәфис Миннебаев бармаганга эләкте. Кайберәүләр Кукмара егетенә тәҗрибә җитеп бетмәс дип шикләнә. Авыр үлчәүдә, әлбәттә, Ильяс Галимов фаворит булыр иде, әмма аның урынына шулай ук икенче урында калган Зәйнуллин бара. Ә авыр үлчәүдә исә бүген Сергей Павликны бары Ильяс кына җиңә ала дигән фикер бар.

Көрәш, әлбәттә, киеренке булачак. Приз фонды да арткан бит. Безгә билгеле булганча, Россия чемпионатында җиңү яулаган егетләр — 50 мең, икенче призерлар — 30 мең, ә бронза медаль алучылар (ике көрәшче) 25әр мең сум акчалата бүләк алачак. Россиянең көрәш федерациясе быел җиңүчеләрнең тренерларына да зур бүләк ясарга уйлаган. Әйтик, чемпионны тәрбияләп үстергән остаз — 30 мең, икенче урында калучыныкы — 20 мең, өченче призерларныкы — 10ар мең сум күләмендә приз алырга мөмкин.

Приз фонды арту буенча фикерен Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары, үзе дә көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдиновтан сораштык. «Күптән кирәк иде. Минем мөмкинлегем булса, тагын да арттырыр идем. Чөнки татарча көрәш ул безнең милли горурлыгыбыз, безне дөньяга таныта алырдай спорт төре. Мин, әйтик, казахларга сокланып, хәтта көнләшеп карыйм. Анда чемпионнарга 100әр мең доллар, фатирлар бирәләр. Безнең дә мөмкинлекләребез бар. Шул ук Җәүдәт Миннәхмәтовка да (Россиянең көрәш федерациясе президенты), Марат Әхмәтовка да (Татарстанның Көрәш федерациясе җитәкчесе) булышырдай күпме бизнесменнарыбыз җитәрлек. Көрәшебезгә шундый бизнесменнар да йөз белән борылса, көрәшебезгә игътибар бермә-бер артыр иде», — дип белдерде ул.

Республика җыелмасы 6-8 декабрьдә Казанда җыеннар уздыра.

Узган ел Россия чемпионнары булып Нәфис Миңнебаев (Татарстан), Булат Юнысов (Удмуртия), Артур Зөлкәрнәев (Башкортстан), Илдар Гыйниятуллин (Татарстан), Илмир Төхвәтуллин (Татарстан), Ринат Хәйретдинов (Татарстан), Радик Сәлахов (Татарстан), Муса Галләмов (Мари Иле) һәм Сергей Павлик (Ульяновск) танылган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10