ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татар кешесе дип аталасың икән, телне белү мәҗбүри — Данис Шакиров

1 декабрь 2016, 21:22

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты вәкиле Гүзәл Шәрипова фикеренә карашын белдерде

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсында катнашучыларны бүләкләгәндә “Галимнәребез милли үзенчәлек, аерым алганда, татар кешесенең милли үзенчәлеге, тел белүгә генә нигезләнмәгән диләр. Бүгенге татар кешесе татарча сөйләшмәскә дә мөмкин”, - дигән фикер җиткергән иде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында укырга була. Министрлык вәкиленең бу сүзләре җәмгыятьтә кызыксыну уятты, шул исәптән, журналистларда да.

Бүген агентлык уздырган матбугат очрашуы барышында Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данил Шакиров һәм конгрессның мәгълүмати-аналитик бүлек җитәкчесе Гөлназ Шәйхи моңа карата үз фикерләрен белдерде.

“Татарстанда, Россиядә яшәп, татар телен белмәскә мөмкин дигән фикер белән мин килешмим. Татар теле — ана теле бит инде ул. Һәрбер милләт вәкиле үзенең ана телен белергә тиеш дип саныйм мин”, - диде Гөлназ Шәйхи.

Данис Шакиров та әлеге фикерне хуплады. “Татар теленең этник үзенчәлеге дип әйтәбез икән, ул, әлбәттә, татар телен саклау, үстерү, аны өйрәнү. Татар кешесе дип аталасың икән, татар телеңне белү — безнеңчә ул мәҗбүри”, - диде ул журналистлар сорауларына җавап биреп.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10