ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан аксакаллары каберлекләрне тәртипкә китерү буенча резолюция кабул иткән

1 декабрь 2016, 15:52

Кичә Мамадышта Акксакалалар шурасы җыелышы узды.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Айзирәк Гәрәева). Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадыш мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Әлеге сәфәр ике өлештән торды дип әйтергә мөмкин. Беренчедән, мөфти хәзрәтләре җирлектәге дини эшләр белән танышты. Икенчедән, республика күләмендә аксакалларны җыйган чарада катнашты. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселманнар ярдәм кулы сузды...

Камил хәзрәт район үзәк мәчетендә, мәдрәсәсендә дин кардәшләребез, җирле җитәкчеләр белән аралашты.

Район башлыгы Анатолий Иванов җирлектәге дини эшләр хакында сөйләгәндә, районда 55 мәчет эшләп килүе хакында җиткерде. Мамадышның үзендә 3 мәчет бар, дүртенчесе төзелеп килә. “Дин әһелләре белән тыгыз элемтәдә яшибез. Ифтар ашларын, мәүлидләрне уздырабыз. Бездә төрле дин вәкилләре үзара бик тату яши. Чиркәүләрне яндырганда да беренчеләрдән булып, мөселманнар ярдәм кулы сузды. Соколка авылындагы халык башта бергәләп мәчет төзеде, аннары чиркәү. Бу бик матур күренеш”, - диде муниципаль районы башлыгы.

Мөфти район җитәкчесе, имам-мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миңнегалиев белән бергә Мамадышта төзелеп килүче яңа мәчет төзелешен карады, шулай ук мәдрәсә тормышы белән якыннан танышты.

Мәдрәсә җитәкчесе Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин уку-укыту эшләре турында сөйләде, китапханәгә алып керде һәм сыйныфларны күрсәтте. Мөфти хәзрәтләре шәкертләр белән дә күреште, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Мәдрәсә сигезенче ел эшләп килә. Бүгенге көндә биредә 150 кеше белем ала. Дини гыйлем үзләштерүчеләр район авылларында имамнар, мәчетләр каршында оештырылган курсларда мөгаллимнәр булып эшлиләр. Кайберләре исә дини гыйлем туплауны дәвам итеп, югары дини уку йортларына керәләр. Мәдрәсәдә көндез, кич, ял көннәрендә дә укырга мөмкин. Шулай ук даими рәвештә авыл имамнарының гыйлемен арттыру курслары үткәрелә.

Ташландык хәлдә ятмасыннар...

Мөфти сәфәренең икенче өлеше Мамадыш районы үзәк мәдәният йортында узды. Биредә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы җыелышы үткәрелде.

Бу җыелыш Мамадыш мөхтәсибәте, нәзарәт һәм җирле хакимият көче белән республика күләмендә оештырылган мөһим сөйләшү буларак узды. Ул аксакаллар эшчәнлеген һәм зиратларны карау, каберлекләр аша дини тарихыбызны барлауга багышланды. Каберлекләрне өйрәнү, зиратларны карау темасын күтәрү нигә кирәк? Һәм нигә бу хакта сөйләшү урыны буларак, нәкъ менә Мамадыш мөхтәсибәте сайланды? Әлеге сорауларга җаваплар чыгышларда яңгыраш тапты.

Татарстан мөфтиенең сүз башында ук китергән хәдисе беренче җавап буларак яңгырады: “Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә әйтте: “Кем олыларга хөрмәт күрсәтми һәм кечеләргә мәрхәмәтле булмый ‒ ул бездән түгел”.

Аннары Камил хәзрәт Сәмигуллин бу сөйләшүнең Мәүлид аеның тәүге көнендә уздырылуын искәртте һәм барча катнашучыларны Мәүлид белән котлады:

- Бүген рәбигыйләвәл ае керде. 11 декабрьдә ахшам намазы кергәч - пәйгамбәребез туган төне булачак. 12 сендә – туган көне. Бу айда, Пәйгамбәребез туган көнендә шатланырга кирәк. Ни өчен? Дәлилләр сезгә киләчәктә дә кирәк булачак. Шуңа күрә аларның кайберләрен хәзер китереп үтәсем килә. “Юныс” сүрәсенең, 58 нче аятендә әйтелгән “Аллаһы Тәгалә рәхмәтләре өчен шатлансыннар”. Ягъни, бер өстенлек, бер рәхмәт җибәрелгән булса мөселманнар шатлансыннар ди. Ә Раббызның рәхмәтләре арасында иң олы рәхмәте нинди? Раббыбыз шулай дигән: “Ий Мөхәммәд, Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек” ( “Пәйгамбәрләр” сүрәсе, 107 аять). Менә шуның өчен дә без Пәйгамбәребез ае башлануга, туган көне якынлашуга куаныбыз. Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм сөннәтенә ияреп, аның тормышыннан үрнәк алып яшәргә, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп итсен! Мәүлид аенда Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә салаватлар багышларга, бергәләп догалар кылырга язсын! Күркәм эшләрдә бердәм булырга язсын!

Җыелышта Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов оешма эшчәнлеге белән таныштырды. Алдагы мөһим эшләр хакында сөйләде. “Без ни өчен бүген Мамадышка җыелдык? Чөнки монда мәрхүмнәребезнең каберләрен беләләр, аларны өйрәнәләр. Зиратларны тәртиптә тоталар. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең – каберен бел дигән сүзләр бар. Мамадыштагы барлык зиратларга да ревизия ясалган. Каберләрне торгызу буенча китап чыгарганнар. Бер районга баргач шундый сөйләшү булган иде. Җирлектә яши торган абзыйларга әйтәм: "Сезнең яктан бик күп билгеле кешеләр чыккан, сезгә дә файдасы бардыр инде”, - дидем. Шуннан соң алар мине “Әйдә без сиңа каберлекне күрсәтәбез”, - дип зиратка алып киттеләр. Анда агачлар ауган, җыештырылмаган... Бик кызганыч хәлдә иде”, - дип сөйләде Айрат хәзрәт.

Ул татар зиратларының исемлеген барларга һәм аларның халәтен ачыклап фото-рәсемнәрен төшереп, Татарстан мәселманнары Диния нәзарәтенә җибәрергә чакырды. Шулай ук төрле чыганаклардан файдаланып авыллардан чыккан галимнәрне, күренекле имамнарны, ахуннарны барларга һәм каберләрен табып беркетү мөһимлеген әйтте. Уфа архивында сакланучы Татарстан имамнарының исемлекләре белән танышу һәм теркәү өчен тиешле вәкилләрне җибәрү кирәклеген ассызыклады.

Җыелышта дин әһелләре белән бергә күп еллар дәвамында ташъязмаларны өйрәнүче галимнәребез дә үз сүзләрен җиткерде.

Җәмил Мөхәммәтшин, тарих фәннәре кандидаты, Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгының фәнни хезмәткәре:

- Бүген монда авыл зиратларында сакланучы ташларны өйрәнү максатыннан, аларны фотоларга төшереп җибәрү хакында сүз булды. Шуны әйтергә телим, аларны бик белеп төшерергә кирәк. Без, галимнәр, фотолар белән эшлибез. Әмма фото яхшы төшерелмәсә, аңардан укып булмый. Шуңа күрә фотога төшергәнче кабер ташларын яхшылап сак кына чистартырга кирәк. Мин үзем Болгар кабер ташларын өйрәндем. Бу эш нәтиҗәсе буларак китабым чыгарга әзерләнә. Анда 100ләп таш турында мәгълүмат тупланган. Ташъязманың гарәпчә язылышы, транскрипциясе, русчага тәрҗемәсе бирелгән. Ә авыллар буенча мәгълүматны "Мамадыш төбәгенең ташъязма истәлекләре” (Китап авторлары: И.Һадиев, Р.Мәрданов) китабы үрнәгендә эшләсәк яхшы булыр. Кабер ташларын өйрәнү, саклау бик кирәкле эш, дәвамлы булсын иде.

Нурулла Гариф, галим:

- Мин Казан ханлыгы чоры кабер ташларын өйрәндем. Бүгенге көндә барлыгы 297 кабер ташы барланган. Бу кабер ташларының һәркайсы кадерле. Без алардан җәмгыять, хакимият төзелеше, дин турында һәм башка төрле бик күп мәгълүмат алабыз. Кабер ташларында бик күп сүрәләр, гыйбарәләр сакланган: “Дөнья үләксәдер, аны куучы эттер”, “Кешенең кабере - аның гамәл сандыгы”, “Күрәм дөньяны җимерү хәлендә. Бел, болай булмас ул мәңге. Аллаһтан карар юк”... Әлеге сүзләр 500-600 ел элек язып калдырылган. Безнең дини фәлсәфә ул чорда ук шундый югарылыкта булган. Тагын бер мисал китерәсем килә. Мамадыш районының ике китабын чыгардык. Бик ерактагы бер авылда ни табарбыз дигән идек. Авыл эчендә монда яшәүчеләр үзләре дә белмәгән бик зур зират табылды. Шушы Югары Сөн авылында тагын ике тарихи таш табылды. Моның белән шуны әйтәсем килә, әле бик күп тарихи чыганакларыбыз безгә билгесез булып кала бирәләр. Әйтик, Югары Сөндә бик күп муллаларга, ишаннарга, казыйларга куелган, сәнгати яктан бик бай кабер ташлары бар. Шаккатмалы. Шушы Казан ханлыгы чорына караган ташларның төпләре бар. Кая икән болар, дип уйлый идем. Шуннан абыйлар сөйләделәр. 47 нче елны яңгырлы ел була. Шул елны әвен базы казыйлар. Шунда мич чыгарганда шул кабер ташларын атлар белән өмә оештырып ташыйлар. Баз урыннарын да күрсәттеләр. Ул урында кабер ташлары саклана. Дин әһелләренә кагылышлы документларны өйрәнү мәсьәләсенә дә игътибар кирәк. Уфа архивында 76 мең 647 документ саклана. Алар Финляндиядән алып Владивостокка кадәр булган авыл мәчетләре, муллалары турында. Татарстанда муллаларга, мәчетләргә кагылышлы 15 мең дело саклана. Тарихи материал бик күп, галимнәрнең генә көче җитми, бергә эшләргә итәргә кирәк.

Җыелыш Татарстан җирлегендә яшәгән, халкыбызга хезмәт иткән дин галимнәренең, имамнарыбызның исемнәрен туплауда, аларның каберләрен табу һәм тарихи урыннарны, татар зиратларын төзекләндерүдә, каберлекләрне барлауда аксакалларны әйдәп йөрүчеләрдән булырга чакырган резолюция кабул итү белән тәмамланды. Аннары чарада катнашучылар мәчеткә юнәлделәр. Өйлә намазын укып, туган җиребезгә, халкыбызга бәрәкәт, дини эшләрдә бердәмлек сорап дога кылдылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10