ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «Татсоцбанк»ны талаучыга карата суд башланды

1 декабрь 2016, 15:21

Ир парик һәм күзлек киеп, банктан 1,5 млн сумнан артык акча талап чыккан.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Казанның Совет районы суды башкаланың Дәрбишләр бистәсе кешесе - 39 яшьлек Александр Колистратовка карата җинаять эшен тикшерергә кереште. Аны «Татсоцбанк» бүлеген талауда гаеплиләр.

Сентябрь ае башында банк бүлеге хезмәткәре иртән офис ишеген ачканда парик һәм күзлек кигән таныш булмаган ир-ат пычак белән куркытып, аның белән эчкә үткән, сейфны ачуны таләп иткән. Аннан ул 1,5 млн сумнан артык акча урлап чыгып киткән. Болар барысы да күзәтү камерасында теркәлгән.

Полиция хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә әлеге кешенең эзенә төшкәннәр. Ул Дәрбишләр бистәсендә яшәүче 39 яшьлек эшмәкәр булып чыккан. Әлеге җинаятькә бурычлары аркасында баруын, фирмасының җитди зыян күрүен, кредитка алган 1,3 млн сум  һәм танышларыннан алган акча да әлеге хәлдән чыгарга ярдәм итмәвен җиткергән. Аның әйтүенчә, эшмәкәр нәкъ шуның өчен банк таларга барган. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10