ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар матбугаты

Ульяновск ЗАГСында хәзрәт беренче тапкыр татар яшьләренә никах укыды – "Өмет" газетасы

1 декабрь 2016, 15:11

Ульяновскиның ЗАГС бинасында татар-мөселман туйларын уздыру яңа традициягә әверелер дип өметләнәләр.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, "Өмет", Рамил Якупов). Ульяновск шәһәренең нәкъ үзәгендә урнашкан Никахлашу  сараенда беренче тапкыр мөселман кануннары буенча никах  укылды  һәм  рәсми рәвештә теркәлү тантанасы үткәрелде, дип яза Ульяновскиның "Өмет" татар газетасы.

Гражданлык актларын теркәү органнарын, ягъни ЗАГС администрациясен бүген бик күп көндәлек проблемалар борчый. Яшь парларның озак вакыт никахларын теркәмичә генә, ягъни “гражданский брак” белән яшәүләре – шуларның берсе.

ЗАГС хезмәткәрләре әлеге мәсьәләне чишүдә булышлык күрсәтүен сорап, шәһәребезнең Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафинга мөрәҗәгать иткән. Абруйлы дин әһеле татар-мөселман парларына никахны ЗАГС бинасында рәсми рәвештә теркәлер алдыннан уку турындагы тәкъдимне яклап чыга.

“Кызганычка, бик күп яшьләр никах укытканнан соң закон нигезендә теркәлергә ашыкмый, безгә әле бер­беребезгә күнәргә кирәк, күкләрдә никах укылды бит инде, Аллаһы Тәгалә күреп тора, диләр алар”, – дип белдерә Рөстәм хәзрәт.

Шушы сөйләшүләрдән соң берникадәр вакыт узгач, Үзәк мәчеткә, Рөстәм хәзрәт янына яшь пар – Ленар белән Эльмира никах укытырга килә. “Без никахтан соң закон нигезендә теркәлергә җыенабыз, шәһәрнең Никахлашу сараена гариза да бирдек инде”, – дигән алар. Рөстәм хәзрәт бу турыда ишеткәч, аларга никахны ЗАГСта рәсми рәвештә теркәлер алдыннан укырга тәкъдим иткән. Яшьләр һәм аларның әти-әниләре бу фикер белән бик теләп, шатланып ризалашкан.

Һәм менә күптән түгел тантаналар залында, гадәттә, яшьләр кулларына күгәрченнәр тотып фоторәсемгә төшкән камин янында, кечкенә генә өстәл артында Рөстәм хәзрәт никах укуды. Яшьләрнең әти-әниләре, туган-тумачалары, дус-ишләре, күп санлы кунаклар каршында никах укуның барлык шартларын һәм таләпләрен үтәп, Коръән-Кәримнән сүрә укыганнан соң, хәзрәт яшь парны тормыш юлына аяк басулары уңаеннан тәбрикләде. “Бәхетле булып яшәгез, иманлы балалар тәрбияләп үстерегез, динебез исламны онытмагыз”, – диде ул.

Ә берничә минутка сузылган тәнәфестән соң, яшь пар һәм аларның кунаклары Никахлашу сараеның Тантаналар залына үтте. Биредә тантана гадәткә кергән тәртип буенча узды. Хәер, башка шундый тантаналардан аермалы  буларак, гаилә учагын, ягъни шәм кабызу һәм бөтен кеше алдында үбешү булмады. Әлбәттә инде, кияү башына гаҗәеп матур түбәтәй киеп, ә кәләш хиҗаптан баскан иде.

Тантана төгәлләнгәннән соң, ЗАГС хезмәткәре Ленар белән Эльмираны яңа гаилә – Азмухановлар гаиләсе барлыкка килү белән котлады.

Никах яки туй моның белән генә тәмамланмады. Тантана хәләл аш-сулы кафеда банкет белән дәвам итте. Мәҗлескә Рөстәм хәзрәт тә чакырулы иде.

Ульяновскиның ЗАГСында татар-мөселман туйларын уздыру яңа традициягә әверелер дип өметләнәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10