ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

"Ак Барс" хоккей командасы үз бозында "Сочи" белән очраша

30 ноябрь 2016, 15:16

Матч 1 декабрьдә Казанда "Татнефть-Арена" бозында узачак.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). 1 декабрьдә “Ак Барс” хоккей командасы КХЛ чемпионатының чираттагы матчында “Сочи” хоккей клубы белән очраша, дип хәбәр итә Казан клубы матбугат хезмәте.

"Ак Барс" – “Сочи” очрашуын КХЛ арбитрлары – Антонин Ержабек, Максим Сидоренко, Дмитрий Голяк һәм Иван Дедюля хөкем итәчәк.

КХЛ чемпионатында әлеге ике команда үзара өч тапкыр очрашканы булган: 2 матчта – казанлылар, 1 уенда “Сочи” хоккейчылары җиңү яулаган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10