ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә наркопритон ачыкланган

29 ноябрь 2016, 20:00

Шәһәрдә яшәүче 55 яшьлек ир үзенең фатирын наркотик ясау һәм куллану өчен биреп торгалаган.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Әлмәттә наркопритон ачыкланган. Шәһәрдә яшәүче 55 яшьлек адәм үзенең фатирын наркотик ясау һәм куллану өчен биреп торгалаган. Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза.

К. Цеткин урамындагы бер йортта яшәүче бу кеше беркайда да эшләми торган булган. Полиция участок уполномоченныйлары әлеге кырын эшнең эзенә төште. Хәзерге вакытта иргә карата җинаять эше кузгатылган. Аңа 4 ел төрмә яный.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10