ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

КНИТУ - КХТИ Казанга Идел буе һәм Урал вузлары халык коллективларын җыйды

28 ноябрь 2016, 20:11

Татарстан башкаласында Халыкара толерантлык көне уңаеннан халыклар дуслыгы фестиваленең вузара гала-концерты узды.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Халыкара толерантлык көне уңаеннан Казан илкүләм  тикшеренү технология университетының Халыклар дуслыгы клубы вузара XXVII Идел буе халыкара дуслык фестивале гала-концертын оештырды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Әлеге чара «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР вузлары ректорлары советы, Татарстан халыклары ассамблеясы ярдәмендә оештырылды.

Гала-концертта Татарстаннан, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Чувашиядән, Марий Эл һәм Мордовиядән 20дән артык коллектив чыгыш ясады.  Фестивальгә Африка, Латин Америкасы, Европа илләре студентлары да катнаша.

Халыклар дуслыгы фестивале - ул аутентик музыка да, лирик вокал да, нечкә халык юморы да, драматургия һәм заманча режиссура да. Тамашачы яшь башкаручыларның көчле энергетикасына, костюмнарының этник колоритына сокланып карады.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10