ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Сәмәй татарлары Казахстанның мөстәкыйльлегенә өлеш керткән милләттәшләрен искә алды

28 ноябрь 2016, 11:05

Казахстанның мөстәкыйльлегенә 25 ел тулу уңаеннан, Сәмәй татарлары "түгәрәк өстәл" уздырды.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”) Казахстан Республикасының мөстәкыйльлегенә 25 ел тулу уңаеннан, Сәмәй шәһәрендә “Сәмәй татарларының алтын фонды" музей экспозициясе тәкъдим ителде. Бу хакта Сәмәй шәһәренең рәсми порталы “Семей Сити” хәбәр итә.

Шушы көннәрдә Сәмәйнең Халыклар дуслыгы йортында “Казахстанның мөстәкыйльлеген үстерүгә Сәмәй татарларының керткән өлеше” темасына багышланган “түгәрәк өстәл” узды. Анда җирле татар диаспорасының көнкүреше, тарихы, татарлар көч куйган өлкәләр турында сөйләнелде. Татар иҗәтимагый үзәге “Сәмәй татарларының алтын фонды” дип аталган музей экспозициясе белән таныштырды. Анда узган гасырның 30-80 нче елларында икътисад, мәгариф, мәдәният, медицина һәм башка бик күп тармакларда тырыш хезмәт куйган күренекле татарлар турында мәгълүматлар китерелгән иде. Татар иҗтимагый үзәге активистлары, яшь буынны да җәлеп итеп, Казахстанда гомер кичергән татарларның үткәнен өйрәнүне дәвам итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10