ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Галимнәр татарның милли үзенчәлеге тел белүгә генә нигезләнмәгән дип саный - Г. Шәрипова

28 ноябрь 2016, 11:29

Галимнәр бүгенге татар кешесе татарча сөйләшмәскә дә мөмкин булуын таныйлар, ди Мәдәният министры урынбасары.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова әйтүенчә, галимнәр кешенең милли үзенчәлеге аның килеп чыгышына бәйле дип саныйлар. Бу хакта ул  Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсында катнашучыларны бүләкләгәндә белдерде. 

Билгеле булганча, әлеге проект инде өч ел дәвамында “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)” дәүләт программасы кысаларында оештырылып килә.  

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова программаның асылын аңлатып болай диде: “Программа фәнни юнәлеш белән дәвам итәчәк. Ул Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты белән берлектә эшләнә, камилләштерелә, ягъни, татар халкының милли үзенчәлеге проблемасына фәнни яктан якын киленә. Галимнәребез милли үзенчәлек, аерым алганда, татар кешесенең милли үзенчәлеге, тел белүгә генә нигезләнмәгән диләр. Бүгенге татар кешесе татарча сөйләшмәскә дә мөмкин. Аның татарлыгы нидә соң? Безнең галимнәребез бүгенге татар кешесе үзенең татарлыгын чыгышында күрә дип әйтәләр. Мин – татар, әти-әнием татар, бабаларым татар, алар борынгы татар җирләрендә яшәгәннәр дип исәпли бүгенге татар кешесе".


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10