ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Премьер-министры Кытай компаниясе вәкилләре белән очрашты

25 ноябрь 2016, 19:19

KERUI компаниясе нефть табу өлкәсенә югары технологияле җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнә.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков KERUI Кытай компаниясе вәкилләре белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Илдар Халиков Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән Кытай коллегаларына төбәккә булган кызыксыну һәм очрашу мөмкинлеге тапкан өчен рәхмәтен белдерде. Ул соңгы вакытта Кытай партнерлары белән эшлекле элемтәләрнең артуын билгеләп узды. Моннан тыш, Казанда Кытайның Генераль консуллыгын ачу карары кабул ителгән инде.

Татарстанга эшлекле сәфәр белән күп кенә Кытай җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук провинцияләрдән дә киләләр, дип искәртеп узды Илдар Халиков. Бу исә багланышларның, шул исәптән, төбәк дәрәҗәсендә дә ныгый баруын күрсәтә.

Кытай компанияләре катнашында тормышка ашырылган проектлардан ул Татарстанда ачылган «Хайер» Кытай җитештерү компаниясен (Чаллы), «Аммоний» заводы төзелешендә катнашкан Кытай химия-инжиниринг компаниясен (Менделеевск) атап үтте. Без Кытай коллегалары катнашында тагын шундый эре проектларны күп итеп тормышка ашырачакбыз әле, диде Илдар Халиков. Аның сүзләренчә, ике елдан кытай инвесторлары катнашында югары тизлекле “Мәскәү – Казан” тимер юл магистрале төзелә башлаячак.

Очрашу барышында Илдар Халиков Татарстанның нефть табу, эшкәртү һәм нефть химиясе тармагының югары үсештә булуын билгеләп үтте.

Аннан ике як өчен дә файдалы булган хезмәттәшлек, кызыклы булган юнәлешләр буенча фикер алышынды.

Искәртеп үтик: KERUI GROUP – халыкара компания, ул нефть табу өлкәсенә югары технологияле җиһазлар җитештерә. Бүгенге көндә корпорациядә 8 меңнән артык кеше эшли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10