ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда җәмәгать автобусы янган – видео

25 ноябрь 2016, 17:32

Бу хәлне күргән кешеләр, бүген 15.00 сәгать тирәсендә шәһәрдә 30 нчы маршрут җәмәгать автобусында ут чыкканын әйтә.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ") Бүген Казанда җәмәгать йөртә торган автобус янган. Бу хакта беренче булып социаль челтәрләрдә мәгълүмат таралды, шәһәр эчендә пассажирлар ташый торган автобусның януын сурәтләгән видео пәйда булды.

Бу хәлне күргән кешеләр, бүген 15.00 сәгать тирәсендә шәһәрдә 30 нчы маршрут җәмәгать автобусында ут чыкканын әйтә. Ул вакытта автобус Зорге урамындагы “Олимп” үзәге янында туктый. Тиз арада янгын сүндерүчеләре килеп җитә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, автобустагы пассажирларның берсенә дә зыян тимәгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, ялкын сүндерелгән булган, янгын мәйданы ярты квадрат метрдан артмаган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10