ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Театр идеология белән шөгыльләнергә тиеш түгел – Фәрит Бикчәнтәев

25 ноябрь 2016, 18:57

Казанда сигезенче тапкыр "Һөнәр" фестивален оештыручылар иҗади лабораториягә нәтиҗә ясады.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Татар театры 110 ел яши икән – бу аның милли кыйммәтләрне саклавы. Театр идеология белән шөгыльләнергә тиеш түгел, идеология – башкаларның эше”, – диде Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә. Матбугат очрашуы “Һөнәр” VIII Бөтенроссия яшь режиссурасы фестивале йомгакларына багышланган иде.

Журналистлар белән аралашырга “Һөнәр” фестиваленең кураторы, укыту лабораториясе җитәкчесе, "Реальный театр" Бөтенроссия фестивале директоры, Екатеринбург яшь тамашачы театры директоры урынбасары Олег Лоевский, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев, “Һөнәр” фестиваленең программа директоры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов килде. Фестивальне оештыручылар быелгы фестивальнең үзенчәлекләре турында сөйләде, бүген әле фестивальнең соңгы ике спектакле булса да, күпмедер нәтиҗә ясалды.

VIII Бөтенроссия яшь режиссурасы фестивале быел мастер-класслары белән дан тотты. “Һөнәр”челәр белән аралашырга дөньякүләм танылган театр белгечләре – Адольф Шапиро, Ксения Перетрухина, Дмитрий Черняков һәм башкалар килгән иде. “Черняковның Казанга килүенә ышанмыйча Мәскәүдән дә шалтыраттылар. Килмәс, киләсе булса да гонорары күтәрерлек булмас”, диделәр. Безнең өчен Черняков кыйммәт тормады”, – диде Фәрит Бикчәнтәев. Сүз уңаеннан, фестивальнең бюджеты 1 миллион сумнан артык түгел.

Фестиваль кураторы Олег Лоевский “Һөнәр”нең уникаль программасына басым ясады. Оренбургтан һәм Уфадан спектакльләр булуын ассызыклап үтте.

“Фестиваль программасын камил спектакльләрдән төзергә омтылмыйбыз. Андый максат куелмый”, – диде фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов.

Матбугат конференциясе фестиваль йомгаклары кысаларына гына сыешмады. Театрның милли кыйммәтләрен саклавы турында да сүз кузгатылды. “Театр өйрәтми дә, ул тәрбияли, ул күрсәтеп бирә. Театр күрсәткәнне һәр тамашачы үзенчә аңлый, үзенчә җавап эзли. Театр әзер җавап бирми, җавап бирсә ул театр түгел, ә Съездлар сарае булыр иде”, – дип үз фикерен җиткерде Фәрит Бикчәнтәев.

Белешмә: “Һөнәр” яшь режиссурасы фестивале Россия һәм Татарстанның яшь режиссерлары куйган иң яхшы спектакльләрне җыя. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә: “Форум яшь режиссерларга үзләре белән таныштыру мөмкинлеге бирү һәм театрга яшь тамашачыларны җәлеп итү өчен оештырыла”. “Һөнәр” фестивале ел саен декабрь башында үтә.

VIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 19 ноябрьдә башланып китте һәм бүген Уфа яшь режиссеры Р.Абраровның “Медея/Коллаж”ы, яшь режиссер Д.Хөснияровның “Мастеровые” Рус драма театрында куелган “Ревизор”ы (Н.Гоголь буенча) белән төгәлләнә.

VIII «Һөнәр» фестиваленең географиясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Уфа, Чаллы һәм Казан шәһәрләрен колачлады. Афишага татар, рус, башкорт телләрендә 16 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Болак буе яшьләр театрларында, Лядской бакчасында, "Угол" иҗат лабораториясендә һәм Ленин исемендәге Мәдәният сараенда узды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10