ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Авыл

Рөстәм Миңнеханов: "Теләче – Татарстанда алдынгы районнарның берсе”

24 ноябрь 2016, 18:19

Татарстан Президенты Сабага очканда, Теләчене гел карап китүен әйтте.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче районының 25 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана район Мәдәният йортында узды. Президент белән Теләчедә, шулай ук, Татарстанның Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка министрлык җитәкчеләре булды.

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в Тюлячинский муниципальный район: фото Михаила Козловского

Тантаналы чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов башта берничә объектка барды. Олы Тиләҗе авылында - яңа башлангыч мәктәп, Үзәк авылында яңа Мәдәният йортын ачты. "Теләче" сәнәгать паркында булды. Әлеге икътисади проект 2012 елдан гамәлгә ашырыла башлаган. Аның мәйданы 35 гектарны тәшкил итә. Резидентлар белән барлыгы 23 килешү имзаланган. 10 резидентның производствосы эшли. Мисал китерсәк, “Кряж" ҖЧҖ эшчәнлегенең төп юнәлешләре таушалган автомобиль шиналарын җыю, саклау һәм эшкәртү, төзелеш, сәнәгать һәм көнкүреш өчен резин япмалар җитештерүдән гыйбарәт. “Теләче торба заводы” ҖЧҖ су, газ белән тәэминат өчен 20 миллиметрдан алып 630 миллиметрга кадәр диаметрлы полимер торбалар җитештерү белән шөгыльләнә. Торбалар Белорусия, Казахстан, Россиянең төрле төбәкләренә сатыла. "ЛМР Пласт" ҖЧҖ - Төркия инвесторлары. Биредә көнкүреш өчен 100 дән артык төрле полимер эшләнмәләр җитештерелә һ.б.

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в Тюлячинский муниципальный район: фото Михаила Козловского

Район Мәдәният йортында бәйрәм концерты Теләче тарихына багышланган композициядән башланды. 1935 елда оешкан Теләче районы җитәкчелеге алдына дәүләт өчен өзлексез авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, колхозларны күтәрү, эш күрсәткечләрен яхшырту максаты куела. 1940 елда районга 5 ел тула – теләчелеләр бу 5 еллыкны югары күрсәткечләр белән каршылый – икмәк җитештерүдә дә, терлек, шул исәптән савым сыерларын үрчетүдә дә яңа үрләр яулана. Ул чорда һәр гектардан 7 центнер ашлык җыеп алу гадәти күренеш булганда, районда бу күрсәткеч 15 центнердан артып китә. Кайбер хуҗалыкларда ул 20 центнерга җитә. Республика күләмендә бу рекорд күрсәткечләр була. Эшнең тәмен белеп, тагы да югарырак үрләргә таба барганда Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш тәмамланып, берничә ел узгач, Теләче районы таркатыла, башлыча – Саба, өлешчә Питрәч районнарына кушыла. Әмма моның белән Теләче язмышына нокта куелмый: 1991 елның 28 ноябрендә Теләче районы кабат торгызыла. Үзгәрешләр чигендә торганда, районның киләчәккә юнәлеше республика башлыгы Минтимер Шәймиевнең ныклы ышанычы белән башлануы ассызыклап үтелде.

Шушы районнан чыккан җырчылар Рәсим Низамов, Венера Ганиева кебек җырчыларның чыгышы бәйрәмне тагын да ямьләндерде.

Концерт татар халкының милли йоласы Аулак өйдән җыр-биюле күңелле күренешләр, басу-кырларга гашыйк игенче егетләр, башак тотып биюче кызлар чыгышы белән үрелеп барды. Туган ягына мәхәббәтен алар “Җырлыйм туган якта” җыры аша күрсәтте. Район территориясендә 14,4 мең кеше яшәвен, аларның 88 проценты татар, 11 проценты рус, 1 проценты башка милләт вәкилләре булуын билгеләп узыйк. Программадагы рус, керәшен җыр-биюләре районда төрле милләт вәкилләре дус яшәвен гәүдәләндерде.

Алга таба концерт район белән үткән елларда идарә иткән җитәкчеләрнең истәлекләрен укып китү белән дәвам итте. “Мин Теләче районы хакимият башлыгы итеп билгеләнгәндә, суыктан торбалары шартлап ярылган иске авыл советы бинасыннан гайре бернәрсә дә юк иде. Ул чакта газ кертү, төзелеш алып бару проектлары хыялларда гына иде”, - дип искә ала беренче җитәкче Рөстәм Кәлимуллин. Теләчедән мөстәкыйль район оештырып булмый диючеләрне ул сүзсез калдыра, тик яткан таш урыныннан кузгала, район зурдан-зур күрсәткечләр яулый. Район ул җитәкчелек иткән 7 елда танымаслык булып үзгәрә. Теләченең башка җитәкчеләренең дә район үсешенә зур өлеш кертүе билгеләп үтелде.

Сәхнәдә Теләчегә данлаучы шигырьләре белән 6 яшьлек балалар чыгыш ясады. Нәни кыз “зур үсешкә ирешермен, Мәскәүгә дә китәрмен” дисә дә, кечкенә малай “Теләчедә яшәп калсаң, бик тә әйбәт булачак” дип җавап бирде.

Теләче – татар халкына күренекле шәхесләр биргән җир. Тәлгать Сираҗетдинов, Фәнил Галиев, Рашат Низами, Васил Гарифуллин, Нурислам Хәсәнов, Сәйдә Зыялы, Дания Гайнетдинова, Гөлбикә Кәримова, Сөләйман Йосыпов, Фәрит Хатыйпов, Венера Ганиева, Рәсим Низамов, Марсель Вәгыйзов, Роберт Галиев, Айгөл Бариева шундыйлардан.

Бәйрәм чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Теләчегә карата югары ышанычы район халкына тырышып эшләргә дәрт-дәрман, районның югары күрсәткечләргә ирешүенә этәргеч бирүе ассызыкланды. Бүгенге көндә Теләченең төрле инвестицион проектларга бай булуы турында эчтәлекле видеоролик күрсәтелде. Әйтергә кирәк, иң яшь район булса да, Теләче бүген Татарстанда алдынгы районнар сафында тора. Соңгы елларда район үзәгендә Дәүләт торак фонды программасы нигезендә күпфатирлы 5 йорт төзелеп, 219 кеше фатир белән тәэмин ителгән. Алар – Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм шул рәткә кертелгән кешеләр. Бүгенге көндә 16 фатирлы тагын бер йорт төзелеп беткән. 2016 елда 8096 квадрат метр торак-йорт төзелгән. 2011-2016 елларда районда 4 мәктәп, 2 балалар бакчасы, 6 фельдшер-акушерлык пункты, 3 ветпункт, полиция хезмәткәрләре өчен 4 административ-торак комплекс, 6 авыл клубы, 16 спорт мәйданчыгы, 3 күпер төзелгән һәм кулланылышка тапшырылган.

Концерт номерларыннан соң тантана тәбрикләү чыгышлары белән дәвам итте. “Бүген бездә зур бәйрәм. Теләченең 25 еллык тарихы бар. Бүген авылларда кешеләргә яшәү өчен иң яхшы шартлар тудырылган. Бу республика ярдәме белән ирешкән уңышыбыз. Бүген Теләче күп тармакларда республиканың иң алдынгы районнары рәтендә бара. Теләче төрле җитди ярышлар да үткәрә ала. Теләченең киләчәге якты, чөнки нигезе нык, киләчәктә күп кенә проектларны тормышка ашырырга насыйп булсын! Бәйрәм белән тәбриклим!” – диде район башлыгы Илдус Зарипов.

"Сезнең белән бергә 25 еллык юбилейны каршы алырга шатмын. Сезнең күбегезне беләм. Мин эшләгәндә Теләче белән Саба бергә иде. Ул вакытта бергә тырышып эшләдек, мондагы үзгәрешләр безнең күз алдыннан үтте. Районның бөтен мөмкинлекләре, шартлары бар. Видеороликта да Теләченең зур потенциалы күрсәтелде. Инвесторлар килә, авыл хуҗалыгы буенча да планнар зур. Сезнең район алдынгыларның берсе. Элек машина белән Теләче аша йөри идем, хәзер вертолет белән очканда гел Теләчене карап китәм. Үзгәрешләр зур. Чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм сезне! Бик матур бәйрәм! Тырышкансыз!” – дип тәбрикләде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты Указы нигезендә районның алдынгы хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр тапшырылды, ТР Президентының Рәхмәт сүзе белдерелде.

25 еллык юбилеен каршылаучы Теләче районына Президент “Форд Транзит” автобусын бүләк итте. Ачкычны район башлыгы Илдус Зарипов кабул итеп алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10