ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

1,1 миллионнан артык Татарстан пенсионеры бер тапкыр түләнә торган 5 мең сум акча алачак

23 ноябрь 2016, 18:23

Пенсионерларга бер тапкыр өстәмә акча түләү турындагы федераль законны Россия Президенты имзалады.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия пенсионерларына бер тапкыр 5 мең сум түләү турындагы законга кул куйды. Аның нигезендә Татарстанда 1 миллион 121 мең эшләүче һәм эшләмәүче иминият һәм дәүләт пенсия тәэмин ителешендәге пенсионер 2017 елның гыйнварында бер тапкыр бирелә торган өстәмә акча алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 мең сум күләмендәге әлеге акча Россиядә даими яшәүче һәм 31 декабрьгәчә пенсия алучы барлык пенсионерларга түләнә. Әлеге сумманы алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, алар булган пенсия документлары нигезендә түләнә.

Әгәр дә кеше ике пенсия ала икән (мәсәлән, «хәрби» пенсионер), шуларның берсе Пенсия фонды, икенчесе – көч структуралары ведомствосы буенча, бер тапкыр түләнә торган акчаны аларга Россия Пенсия фонды түли.

Түләүләр 2017 елның гыйнвар аеның икенче яртысында аерым эшләнгән график нигезендә (почта аша, китереп бирү хезмәте һәм кредит оешмалары аркылы) түләнәчәк.

«Әгәр дә гыйнвар ае дәвамында түләнеп өлгермәсә, мәсәлән, әлеге кеше өйдә булмаган чакта, бу акча икенче айда пенсия белән бергә түләнәчәк», – дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Бер тапкыр түләнә торган бу акча пенсионерларга куллану бәяләре үсешен компенсацияләргә ярдәм итәр, дип көтелә. Россия Пенсия фонды түли торган барлык төр пенсияләр 2016 елда 4 процентка индексацияләнде, шул ук вакытта эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре дә индексацияләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10