ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы сугыш ветераннарын район газетасына яздырган

23 ноябрь 2016, 23:00

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ").“ Балык бистәсе районы Илһам Вәлиев "Татмедиа” җәмгыяте игьлан иткән "2017 елга язылу бүләк ит" акциясенә кушылган. Әлеге акциядән районыбыз җитәкчелеге, күп кенә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары да читтә калмаган. Акциянең асылы шунда ки, газета- җурналларга 2017 елның икенче яртыеллыгына яздыру барышында теләге булган һәркем якыннарына, туганнарына, ярдәмгә мохтаҗларга, сугыш һәм тыл ветераннарына “ Татмедиа” канаты астына чыга торган газета- җурналларга яздыра ала, дип хәбәр итә "Авыл офыклары" газетасы.
Менә инде икенче ел рәттән район башлыгы Илһам Валеев әлеге акциягә беренчеләрдән булып кушыла һәм ул бу юлы сугыш ветераннары - Күки авылыннан Каюм Сафин белән Балык Бистәсеннән Татьяна Макаровага район газетасы бүләк итәргә булды. Башлангычны хакимияттә һәм район башкарма комитетында эшләүчеләр дә хуплап кабул иттеләр.

“Сөт иле” Рыбно Слободское ХПП” җәмгыятенең Балык Бистәсе филиалы җитәкчесе Рафаэль Сафин, район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Раил Бариевнең әлеге чарада шулай ук беренче генә тапкыр катнашулары түгел. Алар быел да коллективның лаеклы ветераннарына район газетасын яздырдылар. Күки җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов авылдашы , инвалид карчык Фатыймабикә әби Фатихованы сөендерергә булган. “ Агрокамның” (Каз. Чаллы җирлегендә эшләүче терлекчелек комплексы) урындагы җитәкчесе Фәнис Садыйков әнисенә һәм берничә хезммәттәшенә подписка бүләк иткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10