ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Иннополис мэры Егор Иванов үз теләге белән эшеннән китте

21 ноябрь 2016, 15:48

IT–шәһәргә яңа мэрны сайлаулар 2016 елның 24 ноябрендә узачак.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Иннополис мэры Егор Иванов үз теләге белән эшеннән китү турында гариза язды. Бу хакта Иннополис шәһәре матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Россиянең элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоровка мондый уникаль проектта катнашырга мөмкинлек биргәннәре өчен һәм эш дәвамында миңа ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтләремне җиткерәм.  Россиядә IT-индустриянең үсешендә Иннополисның мөмкинлекләре зур һәм моңа барлык алшартлар булдырылган”, – дип билгеләп үтте Егор Иванов.

Искә төшерик, Егор Иванов шәһәр мэры итеп, 2014 елның 25 декабрендә сайланган иде. Шәһәрнең рәсми ачылышы 2015 елның 9 июнендә булды.

Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов инновацияләр шәһәре мэрына рәхмәтләрен белдерде. “Ике ел дәвамында "Иннополис" командасы IT- шәһәргә яңа компанияләрне һәм халыкны җәлеп итүче экосистема булдырды. Хәзерге көндә шәһәрдә 2500 кеше яши, 70 тән артык компания эшли, аларның саны үсә”, – дип искәртте министр. Шулай ук Роман Шәйхетдинов Иннополис мэры туплаган команда алга таба да куйган бурычларны хәл итәр дип ышанычын белдерде.

Яңа мэрны сайлаулар 2016 елның 24 ноябрендә узачак. Хәзерге вакытка мэрга кандидат итеп Иннополис шәһәре Башкарма комитеты урынбасары Руслан Шаһалиев тәкъдим ителгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10