ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Станислав Говорухин татарларны рус халкы дип атаган

17 ноябрь 2016, 19:59

Ул Россиядәге күп кенә халыклар «рус халкына» карый, чөнки «рус кешесе» дигәндә милләт турында күзалланмый дип белдергән.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык фронты( ОНФ) Үзәк штабы рәисе һәм Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитет башлыгы Станислав Говорухин Россиядәге күп кенә халыклар «рус халкына » карый, чөнки «рус кешесе» дигәндә милләт турында күзалланмый дип белдергән. Бу  хакта "Газета.ру" яза.

Говорухин сүзләренчә, «без һәрвакыт рус халкы булдык» һәм нәкъ шуңа да ул әлеге төшенчәгә өстенлек бирә.

«Рус» төшенчәсендә бервакытта да милләт чагылышы булмады: татарлар, чуашлар, тунгуслар, чеченлар — алар барысы да рус халкы», - дип белдергән режиссер.

Ул рус дигәндә ниндидер милләткә караучы түгел, ә киңрәк төшенчә килеп чыга һәм ул Россиядә яшәүче барлык милләтләрне үз эченә ала, дип фикерен җиткергән.

Алданрак Говорухин «россияле» сүзен күңел кайтаргыч дип белдергән иде. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10