ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы, Дин

Татарстан мөфтие: “Аңлыйсызмы, татар телен белгән кешегә белем диңгезе ачыла!” (видео)

16 ноябрь 2016, 13:25

Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен белү татарларның зур дини мирасын өйрәнүгә юл ача, дип билгеләп үтте.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Мөселманнар татар телен өйрәнсә, аларга океан кадәр мөмкинлек ачылыр иде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе" вәкилләре белән очрашуда шулай дип белдереп, татар телен белмәүчеләргә телне өйрәнергә киңәш итте.

Башка телгә кызыксыну уянырга тиеш

Очрашуда “җомга вәгазьләре ник татар телендә генә, аңламыйбыз бит” дип зарланып мөрәҗәгать итүчеләргә Камил хәзрәт Сәмигуллин үз тәҗрибәсеннән чыгып җавап бирде -  теләк булганда, телне өйрәнүнең кыенлыгы булмавын белдерде. “Чечняда, Грозныйда, мәсәлән, чечен телендә генә әйтәләр. Анда җомгага елына ике тапкыр гына эләксәң дә, телгә ниндидер хөрмәт уяна, нәрсә сөйли икән дигән кызыксыну туа. Мин аятьләр, хәдисләр әйткәндә, теманы бераз эләктереп алам да, телне аңлыйсы килә башлый. Мәсәлән, Дагыстанда булдык. Ике ай авар телен өйрәндем. Мин аларның телләре өчен борчылганын аңладым”, - дип белдерде мөфти.

Ажиотажны аңламыйм

Камил Сәмигуллин ассызыклаганча, юкка чыкмау, телне саклап калу юнәлешендә ниндидер адымнар кирәк. Шуңа күрә без элекке мирасыбызга кайтырга тиеш, ди ул. “Мин, гомумән, ажиотажны аңламыйм, җомга вәгазьләрен татар телендә генә дип законлаштырганчы да, рус телендә вәгазьләр республикадагы 1535 мәчетнең өчесендә генә иде. Татарстанда күпчелек - татарлар, нигә әле без үзебезнең телдән баш тартырга тиеш? Әйе, без телне белеп бетермәвебезне, хаталы сөйләвебезне таныйбыз, шуңа күрә, “әйдәгез, бергәләп өйрәник, дибез. Татар теле артка калган тел түгел. Ул төрки телләргә керә, ә алар киң таралган. Телне белсәгез, теләсә нинди төрки илдә сөйләшә алачаксыз. Чечня, Дагыстан халыкларын да хөрмәт итәбез, тик Үзәк Россиягә Ислам Болгар аша кергән бит. Өч сәхабә килеп, алардан Ислам тарала башлаган”, - ди мөфти.

Борынгы китапларда бит хаталар да юк диярлек

Камил Сәмигуллин тарихта татарлар арасында мәгърифәтчеләр, дини гыйлем ияләре күп булганына да игътибарны юнәлтте, Шиһабетдин Мәрҗәни, Габделнасыйр Курсави кебекләрне мисалга китерде. “Без үзебезнең ата-бабаларыбыз белән горурланабыз – революциягә кадәр 30 мең төрле хезмәт чыгарылган, тагын кем моның белән мактана ала, кайсы халык Коръәнне шулай тараткан?! Әбу Дабида табылган китапларның берсендә “шәех Мәрҗаниның китабына, аның гыйлемлелегенә шаккаттым” дигән юллар бар. Анда автор бөек галим Казан китаплары турында сөйләп, “шул китапларны яңадан бастыручы кешеләр табылса икән, чөнки Казандагы басма китаплар Ислам дөньясы кулъязмаларына караганда да кыйммәтлерәк” ди. Гәрчә бабайларыбыз һәр битне аерым кургаш белән язсалар да, борынгы китапларда бит хаталар да юк диярлек. Хәзер компьютерда мең тапкыр тикшереп тә, хаталар күп китә”, - дип билгеләп узды Камил хәзрәт.

Мәрҗани – безнең галим

Мөфти шулай ук кайберәүләрнең Мәрҗанине әфган галиме дип санап йөртүләре турында да әйтте. Аның сүзләренә караганда, Палестина мөфтиләренең берсе шулай дип уйлаган булган. “Без аңа “нинди әфган галиме булсын, безнеке ул” дидек. Аны Мәрҗани мәчетенә алып бардык. Без генә кадерләп бетермибез, ул бу галимне шулкадәр ярата ки, хәтта утырып елады. Аннары яшәгән йортын, каберен күрсәттек. Әгәр мине аның белән янәшә җирләргә вәгъдә бирәсез икән, бар әйберне ташлап, монда кайтам диде. Алар безнең галимнәрнең кадерен белә”, - ди Камил хәзрәт. Мөфти, шулай ук, Төмәндә Габделнасыйр Курсавиның фикһа буенча кулъязмасы табылуын да, аның күчерелмә нөсхәсен Татарстанга алып кайтканын әйтте.

Үз телеңне өйрәнсәң, океан кадәр мөмкинлек ачыла

“Без бит 30 мең хезмәт чыккан дибез, сез тәрҗемә көтеп утырырсызмы? Әгәр сез татар телен, борынгы графиканы белсәгез, теләсә нинди борынгы китапны укый алачаксыз. Гарәп телен өйрәнә аласыңмы-юкмы – анысы әле билгесез, ә үз телеңне өйрәнсәң, океан кадәр мөмкинлек ачыла”, - дип мөрәҗәгать итте республика мөфтие. Ул казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның Кытайга сәфәрендә татар теленә ихтыяҗ булу белән бәйле бер вакыйганы мисал итеп сөйләде. “Кытайда гарәпчә шрифт белән татар сүзләре язылган булган, шулай итеп безнең делегатлар атна буе тәрҗемәчеләр булганнар. “Бөек рус теленнән башка беркая барып булмый дип өйрәтсәләр дә, анда рус телен белүче дә булмады, ул вакытта беркемгә кирәк тә булмады. Ә татар теле ярдәм итте” дип сөйләде Җәлил хәзрәт. Шулай итеп, төрки тел булгач, күпчелек татар телен аңлый”, - дип сөйләде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Динне өч әйбер саклый

“Әгәр без телебезне югалтабыз икән, аннары бит милләт тә югала. Без телне онытырга теләмибез дибез, безгә татарча кайбер сүзләр онытыла башлаганга оят булырга тиеш. Рус телен дә беркем кимсетми, Коръәннең дә рус теленә тәрҗемәсе инде әзер диярлек. Шәех Мәрҗани әйткән – динне өч әйбер саклый: милли тел, милли традицияләр һәм милли кием”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10