ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Россия халыкларының бүгенге прозасы җыентыгына керәчәк татар әсәрләре мәгълүм булды

15 ноябрь 2016, 17:03

Ил халыклары әдәбияты антологиясенә Марсель Галиев, Рөстәм Галиуллин һәм Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре тәкъдим ителде.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге татар телен һәм татар әдәбиятын үстерүгә ярдәм советы утырышында Россия халыкларының бүгенге прозасы антологиясенә тәкъдим итү өчен татар язучылары һәм аларның әсәрләре сайлап алынды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге сериядән бу тупланма инде өченче китап булачак. Өч антологияне бастырып чыгару Россия Федерациясе халкының милли телләрен саклаудагы федераль программа ярдәмендә тормышка ашырыла. Август аенда совет шундый ук рухтагы антология өчен бүгенге заман милли поэзиясе һәм балалар әдәбияты буенча материаллар юллаган иде. Мөгаен, киләсе елда Россия халкының бүгенге көн публицистикасы һәм драматургиясе антологиясе дә дөнья күрер.

Бүгенге көндә 25 язучыдан өч авторның дүрт әсәре сайлап алынды. Таләпләр бик катгый: текст 2 табактан һәм 80 мең билгедән артмаска тиеш. Һәр әсәр Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Фәннәр академиясе тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителергә тиеш һәм алар нәкъ шул телдә басылачак та.

Антологиягә редакция советы әгъзалары бертавыштан Марсель Галиевнең «Атилла рухы» («Дух Атиллы»), Рөстәм Галиуллинның «Ата hәм ул» («Отец и сын») һәм «Дивана» («Дурачок»), Нәбирә Гыйматдинованың «Киләчәк» («Будущее») әсәрләрен тәкъдим итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10