ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанга Япония принцессасы Хисако Такамадо килде
Польшада татар милли ашлары көннәре бара
“Метаморфозы”: Нурбәк Батулла һәм аның командасыннан хореографиягә яңача караш
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы утырышында катнашачак
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак

Авыл

Сыерларны салкында тоту ысулы Әтнәне сөт җитештерү буенча беренче урынга чыгарган - видео

15 ноябрь 2016, 10:00

“Татар-информ” хәбәрчеләре профессор Безгин ысулын кулланыла торган “Таң” хуҗалыгында булып, технологиянең уңай һәм тискәре якларын ачыклады.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Әтнә районы 1 сыерга җитештергән сөт күләме буенча республикада беренче урында: Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 14 ноябрьгә бер сыердан 20,6 кг сөт савып алынган. Гомуми җитештерелгән сөт күләме буенча Әтнә республика районнары арасында өченче урында: 14 ноябрьдә 146 тонна сөт савып алганнар. "Татар-информ" агентлыгы район хуҗалыгында булып, югары күрсәткечләрнең серен ачыклады.

Мондый уңышларга ирешүнең сәбәбен әтнәлеләр терлекләрне асрауда авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Владимир Безгин ысулын кулланудан күрә.

Безгин ысулының уңай яклары

Владимир Безгин, терлекләрнең продуктивлыгын арттыру өчен аларны салкын һава шартларында тотарга тәкъдим итә.  Бу мал-туарны, беренчедән, чыныктырса, икенчедән кеше факторын киметә, электр энергиясен дә янда калдырырга ярдәм итә.

Әмма бу хайваннар тәүлек әйләнәсендә урамда басып тора дигән сүз түгел. Белгеч мал торакларын терлекләр иркен рәвештә урамга да чыгып йөри ала, теләгәндә бинага да керә ала торган итеп ясарга тәкъдим итә. Сыерлар чылбыр белән бәйләнми, тораклар исә артык җылытылмый. Төп таләп - үтәли җил булмасын һәм түбәдән су таммасын. Шул рәвешчә, биналарны төзегәндә кыйммәтле материаллар да кулланылмый.

Малларның ирекле рәвештә йөрүләренең тагын бер уңай ягы — тирес түгәсе юк. Маллар астына салам җәелә, язын аларны трактор белән эттереп чыгаралар. Шул рәвешле, 1 техника һәм бер тракторчы меңәрләгән баш мал-туарның тизәген җыештыра ала. Бу вакытны да янда калдыра, икътисади яктан да файдалы. Даими ремонт һәм электроэнергия таләп иткән тирес түгү җайланмалары да кирәк түгел. 

Безгин ысулының тискәре ягы

Әлеге системаның бер минусы - кышкы чорда азык 30 процентка күбрәк кирәк.

Район белгечләре әйтүенчә, технологиянең бу тискәре ягы проблема тудырмый. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Реваль Гәрәев сүзләренчә, хуҗалыкның 1,5 елга азык запасы бар, шуңа да кыенлыклар юк. Сүз уңаеннан, сыерларга җәен яшел масса, кышын печән ашатылмый. - зык барлык маллар өчен ел әйләнәсе бер типта бирелә. Ул миксерга салып ваклана, бутала һәм шул рәвешле маллар алдына салына.

"Таң" хуҗалыгы 1 мең сыердан көненә 22 тонна сөт савып ала

Әтнә районының “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында, мисал өчен, 3 меңнән артык мал шул ысул белән карала. Температура минус 25 градус булганчы, терлекләр урамга чыгарып йөртелә.

“Таң” хуҗалыгында 3400 терлек исәпләнә, шуларның 1 меңе савым сыерлары. Көн саен алардан 22 тонна сөт савып алына, җәй айларында бу күрсәткеч югарырак була — 26 тонна чамасы. “Таң”ның фермасының бер бинасы сыерларны савуга көйләнелгән. Биредә берьюлы 36 сыерны саварга була. Савучылар 2 смена белән эшли: беренче сменада 3 кеше, икенчесендә дә шул кадәр.

Буаз сыерлар аерым торакларга күчерелә. Бозауларга 45 көн кала аларны бер төркемгә бүләләр, 2 атна кала икенче төркемгә күчерелә, бозаулаганнан соң тагын аерып алына. Бу, беренче чиратта, сыерның сөтен киметмәү һәм бозаулаганнан соң да мал тизрәк сыйфатлы сөт бирә башласын өчен эшләнелә.

 

Элегрәк Әтнә районында сөтнең күләмен арттыру юнәлешендә генә эшләсәләр, хәзер аның сыйфатына да бик зур игътибар бирелә. Тапшырылган барлык сөт тә бары югары сыйфатлы гына булырга тиеш диелгән максат куелган.

Безгин ысулын куллану нәтиҗәсендә сөт күләме ике тапкыр диярлек арткан

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Наил Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, Әтнәдә Владимир Безгин ысулы 2007 елларда кертелә башлый. Шул вакыттан алып, районда сөт күләме 180 процентка кадәр арткан.

“Бу ысул бездә 1980-1985 елларда ук файдаланыла иде, әмма ул чорда бу яшь бозаулар өчен генә кулланылды. Красноярский профессоры Безгин методы бу. Ул бозауларны гына түгел, 6 айлык, 9 айлык бозауларны, таналарны, сыерларны да урамга йөрергә чыгарып кертү, хайванга мөмкин кадәр күбрәк җайлы шартлар тудыру максаты белән эшләнгән”, - диде Наил Фәйзрахманов.

Безгин ысулының өстенлекләре дип, консультант малларның чиста торуын, сәламәтлеге яхшы булуын атады.

“Быел ел азагында 1 сыердан 7900 кг якын сөт савып алырга планлаштырабыз. Узган ел безнең 7030 кг иде, быел 11 айга 780 кг артыграк савылган. Бозауларның үлеме дә бермә-бер кимегән: элек 790 бозау үлсә, хәзер 500 тирәсе”,- дип белдерде консультант.

Аның сүзләренчә, Владимир Безгин ысулын файдалану нәтиҗәсендә, башкарылган эш күләме дә арта. “Монда күп кеше кирәкми, әмма аларның белемле, квалификациясе югары булуы мөһим. Хезмәткәрләрнең эшкә мөнәсәбәте дә башка, хезмәт хаклары да 5-6 мең генә түгел, 30 мең сумга җитә”, - дип билгеләп үтте Наил Фәйзрахманов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10