ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәндә кешеләр үлеменә китергән янгын чыгуның сәбәпләре ачыкланды - фото

13 ноябрь 2016, 16:58

Хуҗалары күченгән йортта быел октябрьдән билгеле яшәү урыны булмаган 60 яшьлек ир тора башлаган.

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”) 12 ноябрьдә төнлә Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендәге Загородный урамында кеше яшәми торган бер йортта янгын чыгуы турында 112 бердәм диспетчер хезмәте номерына хәбәр килеп ирешә, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Коткаручылар килгәндә бүрәнә йортның яртысы яна торган булган. Бу өйнең хуҗалары инде 2016 елның мартында ук башка өйгә күчерелгән булган.

Янгын 12 минут эчендә сүндерелә. Янгын сүндерүчеләр арткы бүлмәдә ике ир-атның үле гәүдәсенә тап була. Соңрак ачыкланганча, аларның берсенә - 60, икенчесенә 61 яшь булган. Аның янына иптәшләре кил Октябрьдән монда билгеле яшәү урыны булмаган 60 яшьлек ир тора башлаган. Аның янына иптәшләре килеп, спиртлы эчемлекләр эчеп, тәмәке тарта торган булган. Нәкъ менә тәмәке тартканда саксызлык аркасында янгын чыгуга сәбәп булган дип фаразлана. 

Янгын факты буенча коткаручылар Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчесе исеменә янгыннар һәм аларда кеше үлемен булдырмау буенча өстәмә чаралар күрү турында хат әзерли.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10