ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Республикада 10 айда 1 млн 20 мең тонна сөт җитештерелгән

12 ноябрь 2016, 19:54

Марат Әхмәтов район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләреннән сөтчелек тармагына җитди игътибар бирүләрен сорады.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2016 елның 10 аенда Татарстанның терлекчелек тармагындагы күрсәткечләр турында хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

2016 елның ун аенда республикада авыл хуҗалыгы берлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 308,9 мең тонналык терлек һәм кош үстергән (узган елның шул ук чорына караганда усеш - 104  процент). Шулардан эре мөгезле терлек - 78,4 мең тонна (102 процентн), дуңгыз - 69,6 мең тонна (101 процент), кош - 158,8 мең тонна (107 процент).

Сөт шул ук чорда 1020 мең тонна күләмендә савылган (103 процент).

Марат Әхмәтов сүзләренчә, терлек башы саны узган елдан бирле кимемәгән.

Терлекчелектән 2016 елның ун аенда кергән керем - 50,1 млрд. сум (узган елдагыга караганда 105 процентка арткан), шул исәптән сөт сатудан - 18,2 млрд. сум (112 процент).

Марат Әхмәтов республика хуҗалыкларында сөт җитештерүнең уңай якларын һәм кимчелекләрен билгеләде. Аның сүзләренчә, соңгы елларда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү арта бара. Гомумән 3 елда тулаем савым күләме 138 мең тоннага арткан, ягъни 13 процентка. Иң күбе Актаныш, Азнакай, Чүпрәле һәм Аксубай районнарында артты, аларда үсеш 10-20 процент тәшкил итте.

Шул ук вакытта кайбер районнарда сөт савым күләме артмаган. Бу Ютазы, Баулы, Зеленодольск, Алабуга, Лаеш районнары.

Әгерҗе күрсәткечләре көтелгәнчә түгел, диде Марат Әхмәтов, республикада гомумән сөт терлекчелеге уңышсыз булган районнар бар. Аның сүзләренчә, "Әлмәт, Чиремшән, Кама Тамагы, Мөслим, Менделеевсктагы вәзгыять якындагы арада өметсез".

"Үткән видеоконференциядә мин Чүпрәле районындагы "Цильна" ҖЧҖ ндә шикәр чөгендерен сатудан кергән керемне үрнәк итеп китердем. Шул ук хуҗалык 750 сыерыннан көненә 19 мең тоннадан артык сөт сава", - диде Марат Әхмәтов.

Ул муниципаль районнар башлыкларын, авыл хуҗалыклары җитәкчеләрен сөт терлекчелеге мәсьәләләренә, сөт җитештерүгә җитди игътибар итәргә өндәде, аеруча узган елдагыга караганда сөт күләме кимегән урыннарда. "Бүген сөт базарында вәзгыять каты үзгәрә, - диде министр. - Һәм тармакларында югары дәрәҗәдә калган товар җитештерүчеләр зур күләмдә керем ала".  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10