ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Чаллы электробусы "Bas World Russia-2016" күргәзмәсендә номинант булды

11 ноябрь 2016, 20:41

Хәзер ул Мәскәүдә "Славян бульвары – "Сколково" инновацион каласы" маршрутында сынау үтеп, пассажирлар ташый.

 (Чаллы, 11 ноябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). “Bas World Russia-2016” күргәзмәсендә Чаллыдан дүрт экспонат күрсәтелде. Шулардан “КАМАЗ-6282” икенче буын электробусы аеруча игътибарга лаек булды. Күргәзмәгә килүчеләргә аның тышкы кыяфәте һәм эчендәге уңайлыклар ошады. Күргәзмә нәтиҗәләре буенча электробус “Илебездә җитештерелгән иң яхшы автобус” номинациясендә җиңү яулады һәм кубок белән бүләкләнде, диелә “Шәһри Чаллы” газетасында.

Аерым алганда, электробус 85 пассажир сыйдыра, шуңың 24е утырып бара ала. Автобуска куелган аккумулятор батареялары 10 ел буе хезмәт итәргә сәләтле. Хәзер “КАМАЗ-6282” электробусы Мәскәүдә сынау үтә, ул ай дәвамында “Славян бульвары – “Сколково” инновацион каласы” маршрутында пассажирларны йөртәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10