ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда автобуслар катнашында сигез юл һәлакәте килеп чыккан

11 ноябрь 2016, 18:53

Казан ишегалларында торак-коммуналь хуҗалык тармагына җәлеп ителгән 3,5 мең хезмәткәр эшли.
(Казань, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Казан ишегалларында 3 472 торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре бозлы яңгырның аяныч нәтиҗәләренә каршы көрәшә, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетында узган брифингта.
 
Бер көн эчендә генә дә, ягъни бүген шәһәрдә маршрут автобуслары катнашында сигез авария килеп чыккан, берничә кеше зыян күргән.
 
Брифинг Казандагы оператив вәзгыятькә һәм шәһәр хезмәтләренең эшенә багышланган. Анда Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев,  Казан башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча  урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков, шулай ук ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре катнашкан.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10